Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Камилә Вәлиева: «Өч яшемдә үк әнигә Олимпия чемпионы булачагымны әйттем»

Россия җыелма командасының команда турнирында җиңгәннән соң, фигуристка Камилә Вәлиева олимпия «алтын»ын җиңү – күптәнге хыялы булуын әйтте. «Бу минем балачак хыялы иде, мин өч яшьтә үк әнигә олимпия чемпионы булачагымны әйттем. Һәм менә хыялым тормышка ашты.

Хәзер мин тагын бер хыялымны тормышка ашырыр өчен тырышачакмын», – диде Россия фигуристкасы матбугат конференциясендә. 

Шулай ук, фигуристка сөйләвенчә, фигуралы шууны беренче тапкыр Олимпиадада 2014 елда караган. Сочида Юлия Липницкаядан тыш, ул Пхенчхандагы 2018 елгы Уеннарда Евгения Медведева һәм Алина Заһитованы күзәткән.

Вәлиева үзенең беренче медален бүген тәмамланган команда турнирында җиңде. Камилә Россиягә кыска һәм ирекле программада үзенең җиңүләре белән 20 балл китерде.

74 очко җыеп, Россия беренче урынны алды. Вәлиева 15 һәм 17 февральдә Анна Щербакова һәм Александра Трусова белән шәхси турнирда чыгыш ясарга тиеш була.


Безнең инстаграмга кушылыгыз! Анда шәп бәйгеләр бара! ► «Көмеш кыңгырау» инстаграмда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев