Тиңсез хәзинә
Хәзинәләрне борын-борыннан Эзләп бакканнар төрле урыннан. Ята кебектер таулар артында. Ә үзе сиңа бик тә якында. Төшә аласың бик тиз эзенә – Китапханәдә ул бай хәзинә!
Халык шагыйре Шәүкәт Галиев китапны хәзинә белән тиңләп, аңа югары бәя бирә. Иң мөһиме – ул хәзинәне үзең белән теләгән кадәр алып була. Белемле меңне егар, көчле берне егар, ди халык мәкале. Ә белемне без китаптан алабыз. Балаларны китап белән таныштыруны бик кечкенәдән башларга икәнен һәрберебез яхшы белә.
Чаллының 17/15 йортында урнашкан үзәк балалар китапханәсенә дә балаларын җитәкләгән әти-әниләр еш килә. Бер яше дә тулмаган кечкенә сабыйларын да алып киләләр безгә, алар безнең күз алдында акыллы һәм белемле балалар булып үсә. Кечкенәдән үк китап укыган бала мәктәпкә баргач башкалардан бер башка өстен тора. Китапханәбез елдан-ел берсеннән-берсе бай эчтәлекле, кызыклы, матур рәсемле китаплар белән тулылана бара. Әти-әниләргә ике телдә булган (татарча-русча текстлы) китаплар бик ошый. Мондый китаплар туган телебезне камил белергә өйрәтә. Берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәсем килә: «Туган як әкиятләре», «Мырау батыр», «Әтәчкәй – алтын кикриккәй», «Урман әкиятләре», «Мин әкият яратам», А.Алиш «Әкиятләр илендә», Г.Тукай «Кырлай әкиятләре», Ә.Сафиуллин «Актәпи һәм Сорыкай турында», Л.Толстой «Слива төше», А.Пушкин «Әкиятләр» һ.б. Чаллы шәһәре язучылары иҗат иткән «Садик» сериясе китаплары да мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рухи үсешенә уңай тәэсир ясый.
Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Сезне китапханәбездә көтеп калабыз!
Лилия Хәкимуллина, Чаллы шәһәре, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре
-
15 февраль 2019 - 14:41Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши Быел Әфган сугышы тәмамлануга 30 ел тулды. Шушы вакыйгага багышлап республикабызда төрле чаралар үтә. Редакциябезгә бу турыда бик күп хатлар килде. Балтач районы Югары Шубан авылы мәктәбе укучыларының хатларын сезгә тәкъдим итәбез.5101
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.13401
-
15 февраль 2019 - 13:59Гомерем минем моңлы бер җыр иде 15 февральдә татар язучысы, Советлар Берлеге каһарманы Муса Җәлилнең (1906 - 1944) тууына 113 ел.4402
-
15 февраль 2019 - 13:49Утыз еллык истәлек Әфган сугышы әле дә төшләремә керә, ди Сазтамак авылында яшәүче Ильяс абый Шакиров.5401
-
15 февраль 2019 - 13:0915 февральдә татар шагыйре Кадыйр Сибгатуллинның туган көне 15 февральдә татар шагыйре Кадыйр Сибгатуллинның (1942 — 1994) тууына 77 ел. Игътибарыгызга аның “Улым уйнаганда” шигырен тәкъдим итәбез.4012
-
15 февраль 2019 - 11:28«Китапчык» бәйгесе Татарстан китап нәшриятының 100 еллык юбилее уңаеннан «Тылсымлы куллар» журналы нәшрият белән берлектә «Китапчык» конкурсы игълан итә.8003
-
15 февраль 2019 - 11:0415 февраль – Бөтендөнья рак белән авыручы балалар көне Бөтендөнья рак белән авыручы балалар көне (International Childhood Cancer Day) яки балаларда рак авыруы белән көрәшү көнен планетабызның күп кенә илләре билгеләп үтә.4502
-
15 февраль 2019 - 09:54Ни өчен балаларда олыларны хөрмәтләү югалды Бу хакта психолог Алсу Фролова-Талибуллина фикерен тәкъдим итәбез.7401
-
14 февраль 2019 - 16:03Күңелемдә горурлык! Без – мәктәп укучылары 15 февраль көнен, әлбәттә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне итеп искә төшерәбез. Аның онытылмаслык әсәрләрен укыйбыз, аның батырлыгына сокланып, Туган илебез белән, аның батыр уллары белән горурлану хисе кичерәбез.8203
-
14 февраль 2019 - 14:35АК СИРЕНЬ Сания ничек кайтып җиткәнен хәтерләми. Ул өйгә кермәде, караңгы ишегалдында шыпырт кына йөрде. Бик озак йөрде. Аннары ... аннары таш стенага кайнар маңгаен терәде да үксеп елап җибәрде. Елау аңа бик рәхәт булды. Мондый тәмле күз яшьләрен ул әнә шушы серле кичтә беренче тапкыр татып карады...8903
-
14 февраль 2019 - 13:33Бөтендөнья китап бүләк итү көне 14 февраль, иң беренче чиратта, Гашыйклар көне буларак билгеле. Шулай ук бу көнне 2012 елдан бирле Бөтендөнья китап бүләк итү көне дә билгеләп үтелә (International Book Giving Day).5700
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.11101
-
13 февраль 2019 - 15:47Дмитрий Песков Путин белән Миңнеханов мөнәсәбәтләрен бик ышанычлы булуын әйтте Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.11111
-
22 гыйнвар 2019 - 15:12Көлсылу
-
7 декабрь 2018 - 12:39Татар алфавиты
-
Гашыйклар бәйрәмен ни өчен көтәсез? Дуслар! Озакламый Гашыйклар көне җитә. Ә сез бу көнне көтәсезме, һәм ни өчен? Сораштыруда катнашыгыз әле.
-
11 февраль 2019 - 09:26Безнекеләр - иң сөйкемлеләр!Түбән Кама шәһәрендә нинди генә сәләтле малайлар-кызлар яшәми! Шуларның кайберләре газетабызның чираттагы геройлары. Алар белән якыннанрак танышу өчен сайтыбызга рәхим итегез.19002
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Комеш кынгырау ("Серебрянный колокольчик")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47614 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гасимова Резеда Алвирдовна
Адрес редакции: 423827, ТР, Чаллы шәһәре, Яшь Ленинчылар бульвары, 9нчы йорт(27/19)
Телефон редакции: (8552) 54-00-27 баш мөхәррир, (8552) 54-00-28 гамәли хезмәткәрләр, (8552) 56-42-43.
Электрон адресыбыз: komesh_k@list.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика