Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

"Озын толым" бәйгесе

Чаллының "Елмаю" балалар бакчасында "Озын толым" бәйгесе узган.

          13 нче «Елмаю» балалар бакчасында 29 нчы ноябрьдә  “Озын  толым” конкурсын үткәрдек. Бәйрәмдә кызлар әниләре белән бергә катнашты.

Татар кызлары элек – электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Хатын-кызларның матурлыгы озын чәч толымнары белән үлчәнгән. Бүгенге көннәрдә озын чәчле кызларны табу кыенрак.

Безнең бакчабызда озын толымлы кызлар күп икән дигән фикергә килдек.

          Конкурсыбызда кызлар һәрберсе үзе белән таныштырды: шигъри формада, чәчмә формада, презентация итеп тә. Икенче биремебез:кызлар әниләре белән бергә татар халкының нинди дә булса ризыгын пешереп алып килергә,  аның турында сөйләргә тиеш иделәр.Балалар күп төрле аш әзерләп килгәннәр: бәлеш, чәк-чәк, кыстыбый, гөбәдия һ.б. “Өченче биремебез – “Иң матур причёска” иде. Әниләр кызларына причёскалар ясады. Дүртенче бирем –  “Җыр, бию сәнгате, шигырь сөйләүчеләр бәйгесе.” Кызлар үзләренең иҗади булулары белән  безне сөендерделәр. Бәйрәмебезне уеннар белән дә үреп бардык: “Әниеңне бизәндер”, “Әниеңне күз бәйләп таны”.

           Кызларга барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелде.

Түбәндәге номинацияләр билгеләдек:

“Иң озын толымлы татар кызы”, “Иң сөйкемле татар кызы”, “Иң креатив причёскалы кыз”, “Иң оста биюче кыз”, “Иң тәмле пешерүче кыз”, “Иң иҗади кыз”, “Иң уңган кыз”, “Иң матур сөйләүче кыз”, “Иң матур җырлаучы кыз”.

Жюри дә, конкурсыбызны карарга килгән тамашачылар да бик рәхәтләнеп карап утырдылар. Кызлар да, әниләр дә бәйрәмнән бик канәгать калды.Бу безнең өчен зур шатлык!

Фаррахова Гөлназ, Нуртдинова Гөлнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев