Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Яшьләрский» Илһам Шакиров

Бүген без сезне Казанның 27нче гимназиясендә 11нче сыйныфта укучы Рүзәл Шакиров белән таныштырабыз. Бик матур җырлый ул.

ВК социаль челтәренә Рүзәлнең җырлаган видеоларын урнаштыргач, «лайк»ларга күмелдек.

Бик матур җырлый шул. Сезне дә бу харизматик егет белән якыннанрак таныштырырга булдык. Рүзәл Шакиров Казандагы 27нче гимназиянең 11нче сыйныфында укый.

– Сәлам, Рүзәл, җырлый башлавыңның тарихы ниндирәк икән?

Миңа 12 яшь булганда телевизордан концерт бара иде, шунда гитарада бик матур уйный торган абыйны күрдем. Бер күрүдә гитарага мәхәббәтем уянды.  Шуннан гитара алдык, бик тиз өйрәнеп киттем һәм инде кулда гитара булгач, җырламый мөмкин түгел!

– Нәселегездә синең кебек моңлы тавышлы, иҗат сөючән шәхесләр бармы?

Минем әтием шигырьләрне бик матур укый, мин дә нәфис сүз түгәрәгенә йөрим. Бу өлкәдә күп кенә бүләкләргә лаек булдым. Әнием дә җыр-моңга сәләтле кеше.

Син бит инде чыгарыш сыйныф укучысы, күпләр ЕГЭга әзерләнеп, вакыт калмый диләр, бу турыда ничек уйлыйсың?

– Минем уйлавымча, кемгә вакыт кирәк, шул таба. Минем, Аллага шөкер, иҗади тормыш та, уку да гөрли. Укудан соң моңланып җырлап куйгач, баш та, җан да ял итә... Вакыт табып була, теләк кенә кирәк.

Менә син шундый максатчан, җыр-моң сөясең, ә нәрсәдән куркасың син?

Әлеге вакытта, минем яшьтәге һәр яшүсмер кебек ЕГЭ һәм югары уку йортына керү авырлыкларыннан куркам, куркам да димәс идем, дулкынланам.

– Иң зур хыялың нинди?

–  Зур сәхнәләрдә үз концертларымны куеп йөрү теләге белән янам мин. Таныласым килә.  

– Белгәнемчә, син «Татар егете – 2021» катнаштың...

– Әйе. Мәктәптә бәйге турында ишеттем дә, катнашырга булдым. Башта мәктәп этабы, аннан район һәм хәтта финалга да барып җиттем. 3нче урын яулап кайттым.

– Рүзәл, яраткан җырың кайсысы?

– Мин Илһам ага Шакиров иҗатын бик хөрмәт итәм, һәм аның репертуарыннан «Очып кайтам» җырын бик яратам. Ә хәзерге заман җырларын карасак, Әнвәр Нургалиев иҗаты ошый, аның белән сәхнәдә чыгыш ясарга телим.

Син Илһам абый кебек матур җырлыйсың, аның иҗатын сөясең, хәтта фамилияларыгыз да бер, туганнар түгелдер бит?

– Юк. (көлә)

– Дәвам ит: «Мин булдырам, чөнки...»

Мин булдырам, чөнки үземә алдагы көннәргә зур максатлар куям, әти-әнием минем белән горурланып яшәвен телим.

– Рәхмәт, Рүзәл. Бу сыйфатларыңны беркайчан югалтма! Берзаман синең концертларыңа тамашачы булып барырмын әле.

Әңгәмәдәш – Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы мәктәбе, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев