Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Директор да бала булган» – Шәмсетдинов Айдар Илдар улы

«Олылар - кайчандыр бала булганын оныткан балалар ул» дигән танылган француз язучысы Антуан де Сент Экзюпери. Әйдәгез, олыларга балачак хатирәләрен барларга ярдәм итик.

Шулай итеп, «Директор да бала булган» дигән сәхифәбезне башлап җибәрәбез. Аның беренче кунагы - Казан шәһәренең «Адымнар» мәктәбе директоры - Шәмсетдинов Айдар Илдар улы.

– Исәнмесез, Айдар абый!

– Хәерле көннәр!

– Безнең «Директор да бала булган» дигән сәхифәбезнең беренче герое сез буласыз инде. Үзегезнең балачак хатирәләрегез белән уртаклашыгыз әле.

– Без гаиләдә 3 егет. Мин уртанчы бала. Уртанчы бала ул, гадәттә, өлкән абыйларын да тыңлый белә, шул ук вакытта кеченәләр белән идарә итә белүчеләрдән.

Мин мәктәптә бик кызыксынып, теләп укый идем. 11нче сыйныфны көмеш медальгә тәмамладым. Мин кечкенәдән, дөресен әйткәндә, табиб булырга хыялланган идем, әмма укытучылыкка да җаным гел тарта иде. Чөнки мин кечкенә энекәшемә төрле-төрле уку әсбаплары ясап, укы, өйрән дип, өч яшеннән башлап аны «тилмертә» идем. Китапханәгә үзем мөстәкыйль рәвештә йөри идем.

Аннары мин төрле-төрле яшелчә үстерү белән мавыга идем, аерым түтәлләрем бар иде минем. 7 яшемнән башлап мәрхүм дәү әнием белән помидорлар утырта идем инде. Кулларыма карасагыз, күрерсез - бу эшләр әле дә дәвам итә. Менә шулайрак үстек инде без.

– Балачакта авылга кунакка кайта идегезме?

– Балачакта бер үкенечем бар иде минем. Минем дәү әнием Кама Тамагы районында туган, ә сугыш вакытында алар Казанга күченеп килгәннәр. Әти ягыннан инде миңа әби-бабайларны күрергә насыйп булмады, алар күптән вафат булганнар.

Без үскән чакта менә шул бердәнбер дәү әниебез бар иде безнең һәм ул Казанда яши иде. Шуңа күрә бөтен кеше авылга кайтып киткәндә күңелләрем өзелә иде минем. Әмма дә ләкин әбиемнең сеңелләре авылда яшиләр иде, шуңа сирәк кенә авылга кайту чаклары да булгалый иде, әлбәттә.

– Сабан туе сезнең күңелдә ничек булып истә калган?

– Минем өчен гадәти Сабан туе - ул Казанда үткән Сабан туе. Минем әтием гомер буе шашка, шахмат, өстәл теннисы уйнарга яратты. Һәр Сабан туенда ярышларда катнаша иде.

Бәйрәм көнне иртән сәгать җидедә Мирный поселогына барып, спорт мәйданчыкларында әтиебезнең уйнаганын карап басып тора идек. Менә шулай уза иде минем Сабан туйлары.

– Сезнең «Адымнар» мәктәбендә балалар өчен шундый яхшы оештырылган, киң колачлы Сабан туе үтте. Аны ел саен үткәрергә ниятлисезме?

– «Адымнар» - татар җанлы мәктәп. Балалар үз милли гореф-гадәтләрен белсен, аларга татар рухы сеңсен дигән максат белән без аны оештырырга булдык. Уку елы нәтиҗәләрен ясар вакыт та килеп җитте. Менә шулай бәйрәм рәвешендә күңеллерәк ул.

– Җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт, Айдар абый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев