Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

«Тылсымлы» фильмнар

Бөтен кеше яратып караган Яңа ел фильмнары сине дә битараф калдырмас, дип уйлыйм, яшь дустым.

Беләм бит инде, буш вакытыңда фильмнар карарга нык яратасың. Ә менә Яңа ел бәйрәмнәрендә буш вакыт аеруча күп була. Үзеңне чын-чынлап бәйрәм атмосферасына алып керердәй, әйләнә-тирәдә булган бөтен ыгы-зыгыны азга гына юк итеп торырдай яхшы фильмнарны табу бик җиңел димәс идем.

Ләки-и-ин... Мин сиңа ярдәмгә киләм! Мин яратып караган Яңа ел фильмнары сине дә битараф калдырмас, дип уйлыйм. Яхшылап утыр, башлыйм!

 «Рождество исемле малай», 2021 («Мальчик по имени Рождество»), 6+
Быел чыккан әлеге фильм инде күпләрне таң калдырырга өлгерде. Биредә яшь Николас легендар эльфлар авылын эзләргә киткән әтисен табу өчен төньякка барырга була, анда аны гадәти булмаган маҗаралар көтә. Ул әтисен табарга һәм өенә «өмет»не алып кайтырга тиеш була.

«Син йоклаганда», 1995 («Пока ты спал»), 12+
Оялчанлык ялгыз Люсига үз хыялындагы ир-ат белән танышырга комачаулый. Аның каравы, аңа бер очрак ярдәм итә һәм шул сәбәпле кыз таныш булмаган кешенең гомерен саклап кала ала. Гаилә кызны кәләше буларак кабул итә, Люси моны кире какмый, чөнки ул егеткә һәм Питерның абыйсына ияләнергә өлгерә. «Кияү» берни дә шикләнмәгән арада, аның «кәләше» инде матур төшкә ышанмый. Соңрак Люсига тылсымлы әкият һәм шушы реаль мәхәббәт арасыннан берсен сайларга туры килә...

«Ноэль», 2004, 12+
Нью-Йоркта Раштуа бәйрәме – елның иң сихри вакыты. Бөтен шәһәр буенча меңләгән чыршылар кабына, алар тынычлык һәм бәхет хисе тудыра. Әмма кайбер кешеләр өчен бу аз, алар тылсым көтәләр һәм нинди дә булса могҗизави очракларның төссез һәм катлаулы тормышларыннан арындырып торачагына ышаналар. Бу фильм нәкъ шундый өметләр белән тулы!

Яныңа поп-корн, җылы плед ал, чыршыдагы утларны кабызып куй да, мин тәкъдим иткән Яңа ел фильмнарына кереп чум. Юк, йөз аларда! Якынлашып килүче бәйрәм белән Сине!

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев