Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сезнең дә җәй тиз үтәме ул?

Җәйге каникулларны бераз туктатып торасы иде. Ә ул каядыр ашыга да ашыга...

Ялларны онытылмаслык, файдалы итеп уздырырга кирәк. Бәлки шул очракта көннәрне бераз булса да «әкренәйтеп» булыр?! Җәйнең һәрбер көне истә калсын өчен нишләргә соң?

Эштә

Каникулда эшкә урнашырга була. Бу кесәлек акча, яңа танышлар, кызыклы тәҗрибә, файдалы вакыт уздыру дигән сүз.  Эшкә урнашмасаң, бер көнеңне әти-әниеңнең эшендә уздырып кара әле. Бәлки апа-абыеңныкында, кайсысының эше күңелеңә хуш килә бит. Әлбәттә, рөхсәт ителсә инде. Бер көнең башка мохиттә узар.

Аттракционнар

Кемнәр генә яратмый икән ул аттракционнарны. Гаилә белән паркта йөрү, туңдырма ашау. Һәрьяклап көлү тавышлары. Бу юлы башка елларда утырмаган берәр аттракционда әйләнеп кара әле.

Тәмле тамак

Бу көн сиңа һичшиксез ошаячак. Бу тәм-томнар көне. Үзең дә пешереп, ясап  карый аласың. Мәсәлән, җиләк-җимештән туңдырма, баллы әтәчләр, татлы пирог, осталыгың җитсә шоколадлы торт. Хәзер интернет челтәрләрендә нинди генә рецептлар юк бит. «Көмеш кыңгырау»да басылган «Тиз рецептлар»ны да куллана аласың.

Таңны каршы алу

Җәйнең бер матур көнен таңнан ук каршы алып кара. Бу  каникулның иң озын көне булачак. Алсу таңны күргәнең бармы? Үз йортың белән яшәсәң, иртәнге чыкта да ялан аяк йөреп кер.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев