Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Килешми

Хәйләләү турында ике хикәят.

Килешми

Әни тотып карады да башымны минем:

- Авырыйсың, улым, ятып тор, - диде. Врач килде, дару бирде: - Терелер, - диде. -Ике-өч көннән дөп-дөп басып йөгерер, - диде. Әни минем янымда гел саклап утырды. Җылыткыч куйды муенга, дару йоттырды. Кура җиләк кагы белән чәйләр эчерде. Тәмле-тәмле пәрәмәчләр, ашлар пешерде. Мин терелдем. Бер җирем дә авыртмый инде. Әни генә элеккечә көйләми мине...

«Тукта әле, дим, чирлим», диеп хәйләләп карыйм. Тагын иркәләним әле, тагын сыйланыйм. Беркөнгечә кулын куйды әни башыма. Күзгә карап, озак кына торды каршымда.

- Ай-һай, улым, йоккан сиңа чирнең бик зуры... Врач чакыртып тормабыз инде бу юлы. Урыныңны җый, юын, киен, ашап ал элек. Ялганлап тору килешми, син бит зур егет!

Энҗе Мөэминова


Хәйләләмәкче иде

Малайның әнисе эштән кайтты һәм аптырап калды:

-  Ничек шулай сындыр­дың әле велосипед көпчә­ген?

- Ул, әни, үзе сынды.

- Ә күлмәгең ник ертык?

- Ул, әни, үзе ертылды.

-  Ә башмагың нигә сы­ңар гына, берсе кая китте?

-  Ул, әни, үзе югалды.

-  Кара син аны, нинди начар әйберләр икән. Акыл­га өйрәтергә кирәк аларны.

- Ә ничек өйрәтергә, әни?

-  Ул бик җиңел, улым. Әгәр алар үзләре сына, үз­ләре ертыла, үзләре югала беләләр икән, үзләрен-үзләре төзәтә, үзләрен-үзләре ямый, үзләрен-үзләре эзләп таба да белсеннәр. Без хәзер синең белән бергә өйдә уты­рачакбыз һәм алар үзләре шуны эшләргә өйрәнгәнче көтәчәкбез.

Ертык күлмәкле, сыңар башмаклы малай ватылган велосипеды янына утырды һәм бик тирән уйга калды. Күрәсең, аны уйландырган нәрсәләр күп иде.

Евгений Пермяк

Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт. Мәкальләр. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/datalar/olknnrg-khrmt-ze-khrmt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев