Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Алма оча аламы?

Очып төшәсең диме? Әгәр кортласаң? Нишләргә инде? Мин барыбер очачакмын!        

Җәйге җылы бакчада бик тә рәхәт. Мең яктан мең төрле кош авазлары ишетелә төсле. Юк, ул кадәр үк күп кош булмас монда. Бары тик шул дүрт-биш кош сайравындагы хор булыр бу. Алар тормышны, җәйне яратып, сөеп, өзелеп сайрарлар. Аяк астында йомшак үлән, баш очында өлгерә башлаган алмалар. Тик әлегә өзәргә ярамас аларны. Менә вакыты җиткәч, алмалар баллы су белән тулып кызара ук башлагач, өзеп алып чыртлатып тешләсәң дә булыр.

Әлегә җәй башы. Бал кортлары нидер сөйләшкәндәй безелдиләр. Чиксез күктә балкыган кояш җиргә якты нурларын сибә. Кайнар җил, кырларда уйнап, үзе артыннан хуш исле чәчәк, яшь үлән исләрен ияртеп килә.

Матур да инде җәй! Алмагачлар арасында иң уртанчы булып утырган алмагачның алмасы да нәкъ шулай уйлады. Тик шундый сәер уйлар йөрткән кешегә ачулы иде ул. Имеш, өзеп алырга була! Аны – матурлыкка гашыйк табигать баласынмы? Юк! Моңа юл куярга ярамас. Чәчәк булып, юк, бөре булып туганнан бирле очарга хыялланды бит ул. Кара каурыйларын елкылдатып кырыена ук килеп кунган сыерчыкны күреп тә, һавада бөтерелгән күгәрченнәрдән дә, хәтта ачу китереп выжылдап йөргән сары корсаклы чебеннән дә көнләште ул. Инде яшь алма булып җитеште. Ә күп еллар яшәргә өлгергән алмагач елмаеп кына карый аның бу хыялына. Шулай да бер киңәшен бирде ул яшь алмага.

– Үз язмышың белән килеш. Син бары тик кешеләр өчен яшисең, моңа карышырга ярамый. Җиргә очып төшсәң, хурлык булачак! Димәк, сине корт ашаган дигән сүз.     

– Нишләп алай булсын ди? Чебен белән сыерчык кортламаганнар бит, ә барыбер очалар.

– Аларның язмышы шундый.       

– Кызык...

– Кызык шул.

Очып төшәсең диме? Әгәр кортласаң? Нишләргә инде? Мин барыбер очачакмын!        

Әй чиста, матур була җәйге бакча! Яз уртасында күзгә җашланган чүп-чар, узган көз коелып кар астында калган кызгылт-кара төскә кергән яфраклар – берсе дә юк. Уталган түтәлләр, киң, матур яфраклы алмагачлар, кара күзле карлыганнар, ут чияләр... Санап бетереп булмаслык гүзәллек! Монда алма кортларына урын юк. Булмасын да инде. Матурлыкны нигә җимерергә?

Эх! Юк инде. Яшь алманың күңел корты тынычлык бирмәячәк. Ул бар дөньясын онытып үз эчендә уйлана да уйлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев