Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Программистлар көне

13 сентябрь – Программистлар көне

Программистлар көне елның 256 көнендә билгеләп үтелә һәм быел 13 сентябрьгә туры килә. Быел рәсми төстә 11нче тапкыр үткәрелә. 2009 елның 11нче сентябрендә илнең ул чактагы Президенты Д. Медведев «Программистлар көне» турында указ чыгара.

Саннарга килсәк, программистларның 99 проценты – ир-атлар, нибары 1 проценты гына – хатын-кызлар икән. Аның каравы, хатын-кызларны хезмәт коллективларында югары бәялиләр. Алар игътибарлырак, җаваплырак хезмәткәрләр дип санала. Беренче программист та хатын-кыз – британияле Ада Лавлейс булган. Ул 19 гасырда ук аналитик агрегатор өчен алгоритм язган.

Күпләр программистларны компьютер төзәтүчеләр дип уйлый. Тик алар – теге йә бу бурычны тормышка ашыру өчен программа төзүчеләр. Сүз уңаеннан – дөньяда программалаштыруның 8500 теле бар. Әмма эштә аларның 10лабы гына кулланыла.

Программистларга иң яхшы бүләк – тәмле чәй яисә кофе. Спортзалга абонемент та бүләк итәргә була, тик... йөрерләр микән?

Ризидә Гасыймова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев