Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кызыл туйдан рәхмәт туена кадәр

Өлешләренә тигән көмешләрен табып, гаилә корган парлар туй көннәрен онытмасыннар! Бер елдан соң гына түгел, җитмеш елдан соң да кавышкан көннәрен билгеләп үтсеннәр иде. Халыкта бу бәйрәмнәрнең матур, мәгънәле исемнәре бар.

 

1 елдан соң - чүпрәк туй. Гаилә әле оешып кына килә. Аны ныгыту өчен нык тукымадан тегелгән әйберләр бүләк итәләр.

2 ел - кәгазь туй. Акыллы кешеләрнең киңәшләре гаилә тормышын җайга салырга, саклап калырга ярдәм итәр дип, гадәттә, бүләккә китаплар сайлыйлар.

3 ел - күн туй. Бүләкләр бәйрәмнең исеме белән бәйле булырга тиеш.

5 ел - агач туй. Кечкенә булса да, бу инде - юбилей. Аны дуслар белән бергә, шау-шулы, күңелле итеп үткәрәләр. Мондый туйга агачтан эшләнгән сувенирлар алып барырга кирәк.

7 ел - бакыр туй. Бакыр - төплелек, муллык билгесе.

8 ел - калай туй. Аны ыгы-зыгыларсыз, тыныч кына уздыралар.

Ә 10 ел - аккургаш туй. Тантаналы итеп үткәрергә, язылышканда катнашкан кунакларны да чакырырга кирәк.

15 ел - бәллүр туй. Бәйрәмгә бәллүр бүләксез килмиләр. "Хисләрегезне гел шулай саф, чиста килеш саклагыз", - дип теләк телиләр.

20 ел - фарфор туй. Табын түрендә, һичшиксез, нәфис фарфор булырга тиеш.

25 ел - көмеш туй.

30 ел - энҗе туй.

40 ел - якут туй.

50 ел - алтын туй.

75 ел - бриллиант яки рәхмәт туе. Ир белән хатыннның озын гомер кичерүе, һичшиксез, аларның никахта бәхетле булып, бер-берләренә ярдәм итеп яшәүләренә бәйле.

Барлык парларга шундый матур туйларны каршы алу насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев