Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

10нчы октябрь – Вконтактеның туган көне

ВКның логотибын – бер колагы яраланган этне Дуров үзе уйлап тапкан.

«Көмеш кыңгырау» Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Павел Дуров

Санкт Петербург дәүләт университетының инглиз филологиясе факультеты студенты Павел Дуров 2006 елның 10 октябрьдә – үзенең туган көнендә ВКны «эшләтеп» җибәрә. Аңа ул вакытта 22 яшь булган. Шулай итеп 10 октябрьне  ВКның туган көне дип саныйлар.

Павел Дуров ВКның идея авторы һәм барлыкка китерү өстендә эшләгән кеше. Аның ВКга кадәр дә сайтлары булган. Шуларның берсе Санкт Петербург университеты студентлары өчен ясалган бер сайт. Анда студентлар рефератлар, конспектлар, укылган китапларының эчтәлекләрен урнаштыра торган булганнар һәм узара форумдак аралашканнар. Нәкъ менә шушы форум ВКның башлангычы булган да инде. Ул ябык форматта эшләгән. Студентлар анда чын исем-фамилияләрен күрсәтеп теркәлергә тиеш булганнар.

Радиодан ишеткән

Соңрак Дуров, бу челтәрне киңрәк форматта ясарга уйлый. Аны башта «Studlist.ru» дип атамакчы булалар. Мондый исем куйган очракта, Дуров аудиториянең бик тар булачагын аңлый, шуңа да тырышып яңа исем эзли. Бервакыт ул «Эхо Москвы» радиосында гел яңгырап торган джинглга игътибар итә. Анда татарчага тәрҗемә иткәндә «Мәгълүмат белән тулы контактта» дип әйтелә. Дуровка бу сүзләр бик ошый, шуннан инде социаль челтәрнең исеме ВКонтакте дип атала башлый.

Вконтактеның беренче теркәлгән кулланучылар Дуровның дуслары була.

15 миллиард лайк

Вконтакте эшли башлаган көннән 4 ай узгач анда инде, 50 000нән артык кулланучы теркәлгән була. Ә 2007нче елның апрелендә ВКда утыручылар саны 200 меңнән дә артып китә. Шулай итеп ВК Россиядәге иң популяр социаль челтәргә әйләнә. Бүгенге көндә бу социаль челтәр белән бер ай эчендә 73,4 миллион кеше файдалана. Алар көненә 15 млрд хәбәр җибәрә һәм бер миллиардка якын лайк куя.

Вконтактеның 85телгә тәрҗемә ителгән версияләре бар. Көйләүләр бүлегенә кереп сез аны татар теленә дә күчереп куя аласыз.

Спотти

ВКның логотибын – бер колагы яраланган этне Дуров үзе уйлап тапкан.   Ул аны бер хәйрия аукционы вакытында ясаган. Логотиплы төймәне балалар йортларына ярдәм итү сайтларына урнаштырырга тәкъдим ителгән. Соңрак аны профессиональ рәссамнар кабатлап ясаган. Логотипка исем дә биргәннәр. Ул – Спотти. Хәзер аның белән төрле стикерлар да бар.

2010 елның 20 октябренә кадәр башка кешеләрнең «стена»сында  лайклар куеп та, комментарийлар калдырып та булмаган. 20нче октябрдән кулланучының «стена»сы микроблогка әйләнә. Кешеләр бик актив рәвештә постларга комментарийлар яза, лайклар куя башлыйлар. Шулай ук бер кешенең битендәге постны үзеңнекенә күчереп куярга да мөмкинчелек туа.

Бу хәлләргә каршы килгән кулланучылар да күп була.«Дуров, стенаны кайтар» кебек мэмнар барлыкка килә. алар хәзер дә социаль челтәрдә «йөри» әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев