Көмеш кыңгырау

«Бүләкле газета» кемгә эләкте?

Апрель аенда редакциябез «Бүләкле газета» дигән акция игълан иткән иде.

Аның шарты буена 2022 елның икенче яртыеллыгына, алты айга «Көмеш кыңгырау»га язылырга һәм квитанциянең копиясен безнең электрон почтага җибәрергә кирәк иде.

Вәгъдә иткәнебезчә, бүген – 7нче июльдә нәтиҗәләр ясадык.

Вконтакте социаль челтәрендә туры эфирда очраклы саннар генераторы ярдәмендә җиңүчеләрне билгеләдек. Менә алар, безнең җиңүчеләр:

Рәхимә Арсланова (Казан),

Шәрифуллин Арслан (Чаллы),

Җәмилова Розалия (Актаныш).

Һәр җиңүчебез 1000 сум акчага лаек булды. Котлыйбыз! Алга таба да бергә калыйк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: