Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

ЯЗУЧЫЛАР ТУРЫНДА 15 ФИЛЬМ

Язучылар турында, яки язучылар тормышына багышланган иң уңышлы унбиш фильм.

Боларның төрлесе төрле жанрда, төрле юнәлештә, төрле дәрәҗәдә. Кайберләре чынлап та тарихи шәхесләр тормышына багышланган, кайсыларында уйлап чыгарылган язучы образы хәрәкәт итә. Ләкин барсы да игътибарга лаек. Әдәбият белән кызыксынучыларга мотлак карарга тәкъдим ителә.

1. Астрид Линдгрен булу (Быть Астрид Линдгрен (2018)) Күренекле швед язучысы, балалар өчен бөтен дөньяга билгеле әсәрләр (Пеппи Озын Оек, Карлсон һәм Бәләкәч) иҗат иткән Астрид Линдгренның тормышы турында фильм.  

2. Зур уен (Большая игра (2017)) Казинода уйнарга яратучы Голливуд йолдызлары һәм башка танылган кешеләрнең маҗаралы тормышы турында фильм. 

3. Упкын артында (За пропастью во ржи (2017)) Дөньяга бик күп шедеврлар бүләк иткән язучы Джером Сэлинджер турында. 

4. Кара күбәләк (Черная бабочка (2016)) Иҗади кризис кичергән язучы авыл җирендә гомер сөрә. Һәм бер мәлне аның ишеген таныш түгел кеше кага, язучы аны кунарга калдыра. Бөтенләй таныш булмаган кешегә игелек күрсәтүнең ахры ни белән тәмамланырын ул, әлбәттә, күз алдына да китерми. 

5. Тур ахрында (Конец тура (2015)) Times версиясе буенча, 20 гасырның иң яхшы язучылары исемлегенә кергән Фостер Уоллес бер журналист белән биш көнлек турга китә. Һәм ике шәхес арасында рухи тугандашлык барлыкка килә. 

6. Мистер Бэнксны коткару (Спасти мистера Бэнкса (2014)) Кинотеатрларга 1964 елда чыккан «Мэри Поппинс» фильмын төшерү тарихы.

7. Сүзләр (Слова (2012)) Рори Дженс һәр язучы шикелле үк данлыклы булырга хыяллана. Һәм аңа танылу да, дан да килә. Ләкин үзе башкарган эш өчен түгел… 

8. Ромлы көндәлек (Ромовый дневник (2010)) Пуэрто-Рикога 1960-нчы елгы болганышлар вакытында килеп эләккән язучы шушында үзен табарга, дөреслек һәм намуссызлык турында китап язарга исәп тота. 

9. Яшерен тәрәз (Тайное окно (2004)) Кайдандыр килеп чыккан психик чирле кеше язучыны плагитта гаепли. 

10. Азатлык язучылар (Писатели свободы 2007) Тынычсыз дәүләттә яшәүче үсмерләр һәм әдәбият укытучысы арасындагы көрәш. 

11. Мизери 1990 Психик тайпылышлы хатын кулына эләккән популяр язучының мөшкел язмышы турында. 

12. Ташлы роман (Роман с камнем (1984)) Популяр романнар язучы ханым геройлары тормышы белән яшәргә мәҗбүр ителә һәм кызыклы да, кызганыч та хәлләргә кала. 

13. Өрәк (Призрак (2010) / The Ghost Writer) Кем өчендер әсәрләр язучыны өрәк дип атыйлар. Күренекле сәясәтчене өчен мемуарлар язарга алынган өрәк куркыныч астында кала.  

14. Джейн Остин (2007) / Becoming Jane Күренекле иңглиз язучысы тормышына багышланган фильм. 

15. Даһи. (Гений) Фрэнсис Скотт Фицджеральд, Эрнест Хемингуэй кебек даһиларны дөньяга таныткан нәшир Макса Перкинс белән Томас Вульфның катлаулы дуслыгы турында тетрәндергеч фильм. 

Чыганак: © Марат Кәбиров сайты - http://maratkabirov.com/edebiyat/yazuchylar-turynda-15-film.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев