Әти-әниең белән үзара мөнәсәбәтләрегез яхшымы?
Тест
1. Әти-әниең – сине, син – аларны аңлыйм дип уйлыйсыңмы?
2. Өлкәннәр белән ачылып китеп сөйләшәсеңме, шәхси проблемаларың турында киңәшәсеңме?
3. Әтиеңнең, әниеңнең эшләре белән кызыксынасыңмы?
4. Әти-әниең синең дусларыңны беләләрме?
5. Дусларың сезнең өйдә кунакта буламы?
6. Өйдә хуҗалык эшләрендә өлкәннәргә булышасыңмы?
7. Сиңа өйдә күңелсезме, буш вакытыңны өйдән читтә үткәрүне кулай күрәсеңме?
8. Өлкәннәр белән уртак кызыксынуларыгыз, шөгыльләрегез бармы?
9. Гаилә бәйрәмнәрегезне оештыруда катнашасыңмы?
10. Иптәшләрең белән үткәргән бәйрәмнәрдә әти-әниең дә катнашуын телисеңме?
11. Укыган китапларың хакында гаиләдә фикер алышасызмы?
12. Ә фильмнар һәм телевидение тапшырулары турында сөйләшәсезме?
13. Бергәләп театрга, музейларга, күргәзмәләр һәм концертларга йөрисезме?
14. Гаиләгез белән җыелып табигатькә, сәяхәткә чыгасызмы?
15. Ял көннәреңне әти-әниең белән үткәрергә яратасыңмы?
Һәр уңай җавапка («әйе») – 2 балл. «Кайвакыт», «бераз» кебек җаваплар өчен – 1 балл. «Юк» − 0 балл.
Нәтиҗә ясыйбыз: 20 һәм аннан күбрәк балл җыелса – әти-әниең белән синең арадагы мөнәсәбәтләр яхшы. 10-20 балл булса – үзара мөнәсәбәтләрегез канәгатьләнерлек. 10 баллдан кимрәк булса, гаиләгездә үзара аңлашу бик аз һәм моны төзәтергә кирәк дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев