Көмеш кыңгырау

Синең өчен нинди ул Татарстан?

Яшь җырчы Лэйнаның "Малай на белом барсе" җыры чыгуга ук бик популярлашып китте. Хәзер инстаграм челтәрендә #МалайНаБеломБарсе дигән challenge бара.

Катнашу өчен "Малай на белом барсе" җырын кулланып, «Синең өчен нинди ул Татарстан?» дигән теманы аңлатырлык, кызыклы, креатив, кабатланмас видео төшерергә кирәк.

Иң яхшы өч эш авторлары Лэйна белән бергә видеоклип төшерү мөмкинлегенә ия булачак.

Конкурс 30 август көнне тәмамлана.

Катнашучылар үз сәхифәләрендә видео урнаштырганда #МалайНаБеломБарсе һәм #МойТатарстан тегларын куярга тиеш. Калган шартлар инстаграм челтәрендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: