Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Мәктәп дөньясыннан кызыклы фактлар

Дөньяның гаҗәеп мәктәпләренең берсе — Камбоджадагы суда йөзеп йөри торган белем учагы.

Әлеге ил өчен бу күренеш бер дә шаккатыргыч түгел, чөнки монда кибетләр дә, йортлар да, башка биналар да су өстендә йөзеп йөри. Әлеге мәктәп Тонлесап күле өстендәге Кампонг Луонг авылында урнашкан. Мәктәптә барлыгы 60 бала укый, аларның 40ы — балык тотканда һәлак булган ата-аналарның ятим балалары. Мәктәпнең нибары бер генә кабинетында укыйлар да, дәрестән тыш вакытны да уздыралар. Дәреслекләрне ярдан махсус тазларга салып, йөздертеп җибәрәләр. Әлеге мәктәп туристларда зур кызыксыну уяткан. Аларның ярдәме белән укучыларга барлык кирәк-ярак алына.

Бөекбритания түрәләре мәктәп укучыларына жаргон сүзләрне куллануны тыйган. Аннан тыш, еш әйтелә торган “сәлам”, “пока” сүзләре урынына да алар “хәерле иртә”, “сау бул” дип әйтергә тиеш. Кыскартылган сүзләр дә тыела. Ил җитәкчеләренең максаты аңлашыла — сөйләм мәдәнияте артсын һәм укучыларның сүзлек запасы баесын. Алар фикеренчә, әлеге тыюлар киләчәктә эшкә урнашырга һәм карьера баскычы буенча үсәргә дә ярдәм итәчәк.

Барлык илләрдә дә уку елы 1 сентябрьдән башланмый. Дөньяның 43 илендә ул — 1 гыйнварда, ә 16 сында 1 марттан башлана.

Русия мәктәпләрендә “5” билгесенә уку — мактаулы, ә менә Чехиядә “5” — иң начар билге. Франциядә 20 баллы билгеләр, ә Кытайда — 100 баллы (60 баллдан аз булса — безнеңчә “2”). Ә Норвегия мәктәпләрендә 8нче сыйныфка кадәр бернинди билге дә куймыйлар.

Иң күп укучы укыган мәктәп Һиндстанда. Анда 28 мең бала белем ала.

Австралиянең Сидней шәһәрендә попугайлар һәм сөйләшә торган башка кошлар өчен мәктәп ачылган. Анда гадәти булмаган укучыларны сүзләр әйтергә, шигырь сөйләргә өйрәтәләр.

Вьетнам мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртән йога сәгатьләре оештырыла. Дәресләр лотос позасыннан башлана. Йога вакытында укытучы укучыларга гыйбрәтле хикәятләр сөйли. Теләге булган балаларга укудан соң калып та үзенчәлекле дәресне өстәмә рәвештә алырга мөмкинлек бар. Белгечләр фикеренчә, йога укучыларга зур уңышларга ирешергә ярдәм итә, өстәвенә, холыкны тынычландыра.

Таиландта филләр өчен мәктәп бар. Анда хайваннарны рәсем төшерергә, урам җыештырырга өйрәтәләр. Әлеге мәктәптә филләргә артист дәресләре дә бирәләр, киләчәктә алар турист­ларның күңелен күрә.

Финляндиядә укучы бала үзе теләмәсә, укытучының аны такта алдына чыгарырга хокукы юк. Әлеге илдә сыйныфташлары алдында укучының кимчелекләренә басым ясау катгый тыела.

Иң озак дәрес 54 сәгать буена барган. Биология фәненнән профессор ике тәүлектән артык лекция укыган. Әлеге хәл Австралиядә 2003 елда булган.
Зоя Солошина.

 https://kiziltan.ru/yal-sagate/50-kyzykly-faktlar.html


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев