Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кыш бабай белән беренче очрашуымда мин... еладым

Танылган журналист Алсу Исмәгыйлеваның яңа ел белән бәйле хатирәләре.

Кыш бабай белән беренче очрашуымда мин... еладым. Чөнки ул зәңгәр киемле иде! Кыш бабай бит кызыл чапаннан булырга тиеш, әнием күрсәткән китапларда, мультфильмнарда ул нәкъ менә кызылдан иде. Ә балалар бакчасындагы Кыш бабай зәңгәрдән киенгән булып чыкты!

Еллар узды, үзем әни булдым. Кызымның да Кыш бабай белән очрашу мизгеле килеп җитте. Һәм ни булды дип уйлыйсыз? Әминәм елады! Югыйсә, Әминәгә очраган Кыш бабайның киеме дә кызыл иде! “Ник елыйсың, кызым?” дим. “Әнием, мин куркам!” – ди. Күрәсең, Кыш бабайның озын ак сакалы, зур таягы, көр тавышы куркыткан. Бүләк биргәч тынычланды үзе. Кыш бабай балаларны ничек юатасын белә шул ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев