Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Әдәбимарафон проектының чираттагы VIII бәйгесе башлана

Игътибар!!! Игътибар!!! Яшь китап укучылар һәм аларның әти-әниләре!15 нче июль көнне #әдәбимарафон проектының яшь китап укучылар өчен махсус оештырылган бәйгесе башлана.

15 нче июль көнне #әдәбимарафон проектының яшь китап укучылар өчен махсус оештырылган чираттагы VIII бәйгесе башланып китәчәк! 

#әдәбимарафон һәр квартал саен оештырыла һәм 21 көн дәвам итә. 21 көн дәвамында һәр кеше үзендә яхшы гадәт - китап уку гадәтен формалаштыра, үзен сыный һәм уңышларга ирешә ала! 

Марафонда Татарстанлылар гына түгел, Россиянең теләсә кайсы өлкәсендә яшәп белем алучы 1-11 нче сыйныф укучылары катнашырга мөмкин. Марафон барышында 21 көн дәвамында көн саен татарча файдалы китап укырга һәм әлеге китаплардан иң матур өзекләрне ВКонтакте яисә Инстаграмдагы үзегезнең аккаунтта #әдәбимарафон#татнетныүстерүфонды һәм #татарстанкитапнәшрияты хэштеглары белән урнаштырырга кирәк! 

Әкият укыганда - #әкият, хикәя укыганда - #хикәя, шигырь укыганда - #шигырьхэштегларын да өстәргә киңәш итәбез. Ә инде китап авторларын аларның исем-фамилияләре кергән хэштеглар белән популярлаштырырга була (мәсәлән: #АбдуллаАлиш#ФәнисЯруллин#РобертМиңнуллин). 

Әдәби марафон барышында уку өчен китап исемлеген ? үзегезгең татар теле һәм әдәбияты укытучысыннан белешә аласыз (мөгаен, алар сезгә җәйге каникулларда укырга дип әдәбият исемлеген биргәннәрдер, ә “Мәктәп программасыннан тыш, татар балалары өчен 100 китап” исемлеген http://matbugat.ru/news/?id=9049 адресы буенча алырга мөмкин). 

Финалистларны ачыкланган вакытта язмаларыгызның башкалар өчен никадәр кызыклы булуы, сезгә ияреп никадәр күп кешенең татарча китаплар укуы, хэштегларның дөрес кулланылуы (язмаларны татар хәрефләре белән хатасыз язарга тырышырга кирәк!) һ.б. параметрлар игътибарга алыначак. 

Марафонда катнашып татарча балалар әдәбиятының чынбарлыкта никадәр бай икәнен күрерсез, яңа фикердәш дуслар табарсыз, август аенда финал тантанасына Казанга килгәч, алар белән күрешеп, чын дусларга әйләнерсез; күп санлы язучылар, шагыйрьләр белән якыннан таныша алырсыз, бергә фотоларга төшәрсез дигән өметтә калабыз. 

Ә инде көз көне мәктәпкә укырга баргач, әдәбияттан иң беренче "бишле"ләр нәкъ Сезнеке булачагына иманыбыз камил! 

?PS. ВКонтакте яисә инстаграмда әлегә аккаунтлары булмаган яшь (нәни) китап укучыларның (I - IV сыйныф укучыларының) язмалары әти-әниләренең аккаунтында дөнья күреп бара ала. Бу очракта яшь китап укучыга укыган әсәреннән өзекне чиста кәгазь битенә матур итеп язарга, аны матур итеп фотога төшерергә һәм, социаль челтәрдә урнаштыру өчен әти-әнисенә тапшырырга кирәк.

Игътибар!!! Катнашырга теләгән кулланучылар https://vk.com/adabimarathonтөркеменә кушылырга, төркемдә урнаштырылган әлеге язмага комментарийларда "+" тамгасын, укучының исем-фамилиясен, укыган сыйныфын (ягъни 1 сентябрьдән ничәнче сыйныфта укыячагын) һәм кайсы районнан булуын язып урнаштырырга тиешләр!

Мәсәлән:
+ Раил Гатауллин, VII сыйныф, Казан шәһәре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев