3нче июнь - Бөтендөнья велосипед көне
Бәйрәмнәр

3нче июнь - Бөтендөнья велосипед көне

Бу көнне күбрәк вакытны велосипедта йөреп уздыру - иң дөресе булыр, мөгаен. Мәсәлән, мәктәп яны лагерьларына, кибеткә, дуслар белән кичке уенга бүген нәкъ тә менә велосипедта барырга кирәк.

Соңгы елларда авыл җирендә, шәһәрдә шушы транспортта җилдереп үтүчеләр саны артканнан-арта бара. Һәм балалар гына түгел, өлкәннәр дә велосипедны актив куллана дияргә кирәк. Моның ни өчен шулай булуын аңлату бик гади: велосипедта йөрү - сәламәтлек өчен дә, экология өчен дә файдалы. Җәй айларында бигрәк тә көненә ярты сәгать тирәсе велосипедта йөреп алсагыз, кәефегез дә күтәрелер, сәламәтлеккә файдасы да күп булыр. 


Нет комментариев