Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Әдәби квест. Икенче атнага бирем.

Әдәби квестның икенче атнасын татар шагыйре, балалар язучысы Рәшит Бәшәргә багышлыйбыз.

1. Рәшит Бәшәр 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Янил авылында укытучы гаиләсендә туа.

2. Рәшит Бәшәр 15 яшендә беренче тапкыр авылдан читкә чыга. Ульяновск шәһәренә булган ул сәяхәт аның өчен бик истәлекле була. Ул беренче тапкыр чын шагыйрьне күрә. Нәҗип Мадьяр юл буе аларга шигырьләр укып кайта.

3. «Даһиның туган җирендә» дип аталган беренче мәкаләсе «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга.

4. 1965 елда Кукмара район газетасында «Ашлык яшене» исеме астында беренче шигыре басыла, шул ук шигырь «Аҗаган» исеме астында «Ялкын» журналында да басыла.

5. Беренче курска укырга килгәндә, Рәшит Бәшәрнең Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Тамчылар» исемле күмәк җыентыкта берничә әсәре урын алган була.

6. Кукмара район газетасының әдәби утырышына килгән Абдулла Әхмәт булачак шагыйрьгә балалар өчен язарга киңәш бирә.

7. 1972-75 елларда Лениногорск районының Куакбаш авылында завуч булып эшли.

8. Иң беренче шигырьләр китабы «Бәйрәм» дип атала. 

9. 1979 елда гаиләсе белән Чаллыга күчеп килә, КАМАЗ заводында эшли.

10.2003 елда «Кояшлы яңгыр» китабы латин һәм кириллица шрифтында 8 мең данәдә басылып чыга һәм «Иң күп укылган китап» буларак, бик тиз арада таралып бетә. Аны чит илләрдән килгән татарлар бигрәк тә үз итә.

 

Шушы фактлар арасында берничәсе дөрес түгел. 

 

Иң беренче дөрес җавапны биргән кешегә бүләкне үзенә сайлау мөмкинлеге бирәбез: балалар өчен китап яки телефонына 100 сум акча яки Чаллының картиналар галереясенә ике кешелек чакыру билеты.

 

Бары тик http://chelny-rt.ru сайтында калдырылган җаваплар гына кабул ителә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Зимфира

    0

    0

    1-,крестьян гаиләсендә туа. 2+.3+.4+.5+.6+.7-татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм завуч. 8- 1975 елда беренче китабы Әйлзн - бәйлән чыга. 9+.10+(Бәлки чынлап шулайдыр, бик мөмкин, аның шигырьләрен балалар да, өлкәннәр дә бик яратып укый)

    • аватар Без имени

      0

      0

      4, 5,6 саннады белешмәләр дөреслеккә туры килми.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Лариса Сафина. 4, 8 нче дорес тугел, калганнар дорес дип уйлыйм.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шушы фактлар арасында берничәсе дөрес түгел...ничәсе дөрес түгел икән? 1.... Колхозчы гаиләсендә туган (укытучы түгел) 2.Дөрес 3... «Коега төшкән ай» шигыре «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга (... «Даһиның туган җирендә» түгел) 4.Дөрес түгел. «Ашлык яшене» шигырен Нәҗип Мадьяров язган түгелме соң...?» 5. Дөрес 6. Дөрес 7. Дөрес 8- Иң беренче шигырьләр китабы «Әйлән-бәйлән» дип атала,1975 ел. (Бәйрәм түгел) 9.Дөрес 10.Дөрес

          • аватар Без имени

            0

            0

            Хәерле көннәр! 1) фактта өлешчә ялгышлык (колхозчы гаиләсендә туа); 3) - ; 8) - (беренче китабы - "Әйлән-бәйлән") Айсылу

            Теги: әдәби квест