Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татарстанның ун иң яхшы билингваль балалар бакчасы 500 мең сумлык грант отты

Грант отучылар арасында Казаннан һәм Чаллыдан берәр бакча бар, башкалары Татарстан районнарыннан.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. 500 мең сум күләмендәге грантны ун мәктәпкәчә белем бирү оешмасы отты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Грант акчасы белем бирү оешмасын җиһазлауга (балалар җиһазлары, уеннар, уенчыклар, дидактик кулланмалар, балалар үсешендә кулланыла торган материаллар) юнәлдерелергә мөмкин», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Быел грант алу өчен 48 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы гариза биргән, шуларның ун иң яхшы билингваль балалар бакчасы сайлап алынган.

Аерым алганда, конкурста 

Чаллының 82нче «Көнбагыш» балалар бакчасы;

Казаннан 101нче, 112нче, 130нчы номерлы балалар бакчалары; 

Бөгелмәнең «Елмаю» балалар бакчасы;

Ютазының «Кояшкай» балалар бакчасы; 

Кукмараның «Йолдызлык» балалар бакчасы; 

Чүпрәленең «Кояшкай» балалар бакчасы;

Балтачның Салавыч балалар бакчасы; 

Питрәчнең «Айгөл» балалар бакчасы җиңүче булды.

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» Грантын алу өчен конкурс 2013 елдан башлап ел саен билингваль белем бирүне популярлаштыру, балалар бакчаларының иң яхшы педагогик коллективларын ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-un-in-yaxsy-bilingval-balalar-bakcasy-500-men-sumlyk-grant-otty-5856063

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев