Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ниһаять алтын!!!

Бүген Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча милләттәшебез Алинә Заһитова алтын медаль яулады. Көмеш - тагын бер рәсәйле Евгения Медведевада. Алинә һәм Женяның чыгышларына куелган бәя аермасы нибары 1,31 балл. Кызларның чыгышлары дәвамында киеренкелек сакланды. Бер мизгелгә, Алинә үз программасында хата да җибәрде кебек. Ләкин чыгышын ахыргы минутларында үз-үзен...

Бүген Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча милләттәшебез Алинә Заһитова алтын медаль яулады. Көмеш - тагын бер рәсәйле Евгения Медведевада. Алинә һәм Женяның чыгышларына куелган бәя аермасы нибары 1,31 балл.

Кызларның чыгышлары дәвамында киеренкелек сакланды. Бер мизгелгә, Алинә үз программасында хата да җибәрде кебек. Ләкин чыгышын ахыргы минутларында үз-үзен кулга алды һәм тиешле барлык элементларны да башкарды.

Бергечләр фикеренчә, Евгения бернинди хатасыз, бик чиста һәм уңышлы чыгыш ясады. Фигуралы шууда бик сирәк була торган хәл: произволь программада кызларның баллары бертигез булды. Барысын да Алинә Заһитованың кыска программадагы гаять уңышлы чыгышы һәм югары баллары хәл итте.

Чыгышы ахырында Евгения Медведева күз яшьләрен тыя алмады. Ә Алинә, киресенчә, үзен бик җитди һәм тыныч тотты.

Кызларыбызның уңышлы чыгышы Рәсәйдән килгән атлетлар командасын гомуми исәптә 15 нче урынга күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев