Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кошлар яратучы язучы ... һәм без!

Виталий Бианкиның әтисе орнитолог, ягъни кошларны өйрәнүче галим булган. Үз фатирында кечкенә генә зоопарк тоткан ул. Нинди генә җан ияләре яшәмәгән анда: кәлтә еланнар, ташбакалар, поши балалары, кәҗә бәтиләре дә булган хәтта. Менә шушындый мохиттә үс тә хайваннарны яратма, имеш!

Кошларга да ярдәм кирәк 

Урамда кыш хакимлек итә. Елның иң суык бу фасылы – кошлар өчен зур сынау, чөнки аларга салкында азык табу кыенлаша. Шуңа күрә алар кешеләр яшәгән җирләргә очып киләләр. Без дә Кол Гали исемендәге милли китапханәдә эшләүче апалар белән бергәләп «ашханә» эшләдек. Ә аны ясау бер дә кыен түгел икән. Җимлекне пластик савытлардан, катыргыдан, такта кисәкләреннән, кыскасы, кул астында булган бөтен әйберләрдән ясарга мөмкин. Без исә бушаган кәгазь сок савытларын файдаландык. Ни өченме? Табигый шартларда кәгазь калдыклар 3-4 ай эчендә таркалса, пластик шешәләргә исә моның өчен 1000 ел кирәк. Пыяла савытларның таркалу вакыты да шул чама. Җимлекне нәрсәдән ясыйм икән, дип баш ватканда әнә шушыларны да искә алырга онытмагыз. Әйләнә-тирәбезнең чиста булуы безнең кулларда икәнлекне бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый!

Кошлар яратучы язучы

Китапханәче апаларның табигаткә мәдхия җырлаучы балалар язучысы Виталий Бианки турында сөйләвен дә кызыксынып тыңладык. Язучының җәнлекләргә, кошларга багышланган хикәяләрен укыганыгыз бардыр инде сезнең. Аларның күбесе без яратып карый торган мультфильмнарның да нигезенә салынган. «Пик исемле тычкан баласы», «Мактанчык кырмыска», «Кырмысканың сәяхәте» мультфильмнарын кемнең генә караганы юк икән!

Виталий Бианкиның әтисе орнитолог, ягъни кошларны өйрәнүче галим булган. Үз фатирында кечкенә генә зоопарк тоткан ул. Нинди генә җан ияләре яшәмәгән анда: кәлтә еланнар, ташбакалар, поши балалары, кәҗә бәтиләре дә булган хәтта. Менә шушындый мохиттә үс тә хайваннарны яратма, имеш! Әтисе хөрмәтенә аңа да Виталий дип исем кушканнар. Быел 12нче гыйнварда Виталий Бианкига 95 яшь тулган. Шуның 65 елын ул Мурманск өлкәсендә урнашкан Кандалакша тыюлыгының табигатен һәм хайваннар дөньясын өйрәнүгә багышлаган. Менә шундый кызыклы шәхесләр яши безнең арада.

Әлфия Кучкаева, Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев