Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Киләсе уку елына бердәм дәүләт имтиханының минималь баллары билгеле

Математика, физика, химия һәм биологиядән имтихан тапшыру өчен кимендә 39 балл булырга тиеш.

РФ Мәгариф министрлыгы 2025/2026 уку елына Бердәм дәүләт имтиханы минималь балларын раслады. Документ норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында урнаштырылган.

Киләсе уку елында рус теле һәм җәмгыять белеменнән имтихан тапшыру өчен укучыларга кимендә 42 балл җыярга кирәк була. Информатикадан укучы ким дигәндә 44 балл, география һәм әдәбияттән исә 40 балл җыярга тиеш.

Математика, физика, химия һәм биологиядән имтихан тапшыру өчен кимендә 39 балл булырга тиеш. Тарихтан минималь чикне 35, ә чит телләрдән 30 балл дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Дәүләт думасы мәгариф комитеты чыгарылыш укучыларына төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча БДИ һәм дәүләт имтиханнары арасында сайлау мөмкинлеге бирү тәкъдим итүче закон проектын кире какты.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Фото: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев