Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы укучылары Билгесез солдат кабере янында Хәтер вахтасында торачаклар

Ел саен Чаллы шәһәрендә «1нче Постның иң яхшы сафта торучысы» дигән шәһәр конкурсы үткәрелә

Конкурсның нәтиҗәләре буенча укучылар сәфәр белән бүләкләнәләр: кадетлар арасыннан 20 иң яхшы постчы Мәскәүдәге Президент полкы белән танышачак һәм Александров бакчасында Хәтер вахтасында сафта торачак, гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасыннан 15 постчы герой-шәһәрләргә (Санкт-Петербург, Волгоград, Мәскәү, Брест, Минск) барачак.

2022 елда конкурста 35 постчы җиңүче булды. Алар – Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе, «Калкан» полиция мәктәбе, Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе, 49 нчы кадет мәктәбе, 22, 3, 40, 41, 48, 58, 15, 39, 3 нче мәктәпләр, А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей, 57 нче гимназия, 84 нче лицей-интернат укучылары.  

5нче июльдә Чаллы постчылары Билгесез солдат кабере янында 9:00 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр Хәтер вахтасында сафта торачаклар, аннары укучылар Президент полкы белән танышачаклар һәм Мәскәү Кремле территориясенә сәфәр кылачаклар.  

Чаллы – Россиядә мәктәп укучылары ел әйләнәсендә Хәтер вахтасында сакта тора торган бердәнбер шәһәр. Әйтергә кирәк, пост ачылганнан бирле, 39 ел дәвамында, үз эшен туктатмый. Ел саен Хәтер вахтасында 1000нән артык укучы катнаша.

Сәфәр барышында мәдәни чаралар: Мәскәү буенча күзәтү экскурсиясе, Поклонная тавына, Җиңү паркына, Бөек Ватан сугышы үзәк музеена экскурсия, «Җиңү коралы» музеена, 30-40 еллардагы, 50-80 еллардагы хәрби техника тәкъдим ителгән ачык мәйданчыкка бару.  

Чыганак: http://nabchelny.ru/news/37055

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев