Без - «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчесе!
Ачык ишек

Без - «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчесе!

Зур сөенечебез бар!

Безнең «Көмеш кыңгырау» республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Татар рухы һәм каләм» IX Бөтенроссия журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә «Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» номинациясендә җиңүче дип табылды.

Бу безнең өчен зур сөенеч! Эшебезне югары бәяләгән өчен Бөтендөнья татар конгрессына һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына чиксез рәхмәтлебез!

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Котлыйм. Әфарин. Уңышлар сезгә һәм укучыларыгыз тагын да күбәюен телим