Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

84нче лицейга «Илһам» кайта

Чаллының 84нче лицей-интернатына журналистика белән кызыксынучы балалар янына барып кайттык без бүген.

Без дигәнебез - «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Ризидә Гасыймова белән газетаның сайт мөхәррире Ләйлә Мирзаһитова һәм «Мәйдан» журналы баш мөхәррире Лилия Фәттахова.

Очрашуның сәбәбе дә җитди иде - лицейда беркадәр тукталып торганнан соң «Илһам» газетасы чыга башлый һәм аның сайты да алып барылачак. Журналист апалар белән очрашуга менә шушы газетаны һәм сайтны алып барырга теләк белдергән укучылар җыелган иде.

Әңгәмәне башлап, Ризидә Гасыймова белән Ләйлә Мирзаһитова газета, сайт, социаль челтәрләр белән эшләү юлларын, «Көмеш кыңгырау» белән хезмәттәшлек итүнең өстенлекләре турында хәбәр иттеләр.

Ә Лилия Фәттахова укучыларны борчыган мәсьәләрне күтәреп «мозговой штурм» үткәрде.

Балалар бер-берсенең кызыксынулары, шөгыльләре турында белделәр, бер-берсенә сораулар бирделәр. Мәсәлән, Данил Сәйфуллин үзе шигырьләр, җырлар яза икән. Тиз генә гитарасын алып килеп җырлап та күрсәтте ул безгә.

Укучылар арасында шигырь язарга өйрәнергә теләүчеләр дә күп булып чыкты әле. Алар белән Чаллы шагыйрьләре һәм язучылары катнашында аерым мастер-класс үткәрергә дигән фикер туды. Әлеге фикерне лицейның директоры Фирдәүсә Фәнәвис кызы Әюпова да хуплап кабул итте.

Очрашуыбыз бик продуктив булды - без үзебезнең ватсаптагы «Көмеш кыңгырау хәбәрчеләре» төркеменә яңа актив хәбәрчеләр таптык, укучылар да үзләренең журналистика турындагы фикерләрен тулыландырып, алга таба нәрсә эшлиселәрен ачыграк күзаллый башлаганнардыр, мөгаен. Һәрхәлдә аларның күзләрендә кызыксыну уты кабынды, язарга, «Көмеш кыңгырау» белән хезмәттәшлек итәргә теләкләре уянып калды кебек тоелды. Әлеге очрашу турында укучылардан мәкаләләр, язмалар көтеп калабыз инде хәзер.

Ләйлә Мирзаһитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев