Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кызык эзлим

ГӘРӘЙ РӘХИМ ШИГЫРЬЛӘРЕ

АЛМА САТУЧЫ АПА ЯНЫНДА
Тротуарда бер апа

Кып-кызыл алма сата.

Карап торам аптырап.

Тезелгән озын чират:

Әбиләр дә бар монда,

Бабайлар да бар монда,

Малайлар да бар монда,

Маэмайлар да бар монда

Песи дә бар чиратта,

Күсе дә бар чиратта,

Хәтта атлар да килгән

Ипподром дигән җирдән.

Ике маймыл басканнар

(Зоопарктан качканнар).

Күзлек кигән карт карга

Килеп басты иң алга...

Аптырама бу хәлгә,

Чынын әйтсәм әгәр дә -

Бу чиратны мин үзем дә

Күрүен һич күрмәдем,

Күрдем, диеп, болай гына,

Юри генә сөйләдем...

Тик чыннан да урамда

Шушындый чират торса,

Кызык булмас идемени

Кызык сөйгән кешегә?!

Ягъни минем ишегә,

Яки синең ишегә.



БУЯН ҺӘМ КУЯН
Куян бигрәк дус икән

«Буян» дигән ат белән.

Әй, уйныйлар,
уйныйлар,

Бер дә уйнап
туймыйлар.

Буян посып утыра,

Куян сагалап тора.

Буян сикереп чыга,

Куян тибеп очыра.

Буян кешни -
шатланган,

Ул куянга атланган.

Бар дөньяны бетереп,

Уйныйлар ду китереп.

Куян атны дус иткән,

Ат куянны дус иткән.

Нигә дус булмасыннар,

Буяннар, куянчыклар -

Алар бит уенчыклар.




Кызык эзлим
Мин урамда йөрим бүген -

Кешеләр күрәләрдер.

Бәлки әле, минем хакта:

«Эшлексез», - дияләрдер.

Ә минемчә, эшсез булмый

Дөньяда һичбер кеше.

Ялкауның да үз эше бар -

Эшсезлек аның эше.

Ләкин мин ялкау түгелмен,

Эшлексез түгелмен мин.

Тик кызыклар эзләп йөрим -

Эшем шул минем бүген.

Мәйданнарга килеп чыгам,

Фонтан астына керәм,

Чәчәкләр белән сөйләшәм,

Сөйләшәм өйләр белән.

Бакчада уйнап йөрүче

Нәни кызларны дәшәм

Һәм аларның һәрберсенә

Чуерташлар өләшәм.

Болар бар да кызык миңа -

Эшлексез түгелмен мин.

Мин кызыклар эзләп йөрим

Эшем шул бүген минем.


"Иске самавыр торбасы" китабыннан, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2018 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев