Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Чисталык өчен көрәш

Искәндәр чиста йөрергә бик ярата.

Ашарга утырыр алдыннан кулларын сабынлап юа. Сабын булмаса, аны таптыра. Ашаган ва­кытта кулын газета кәгазенә сөртми.

-  Газета кәгазендәге буяу эчкә керсә, кеше агулана, - ди. Ләкин дачага баргач, аның чисталык турындагы кайбер таләп­ләре үзгәрә.

Бервакыт ял көнне алар дачага бардылар. Әти-әнисе җир казып яткан арада, малай каядыр юкка чыккан. Эзли торгач, малайны койма буенда Акбай белән уйнап утырган җирдә күреп алалар. Шыпырт кына тыңлап торалар.

Малай ипи телеме тоткан да Акбайны сыйлый:

-  Бер син кап, бер мин кап! - ди.

Әтисе якынрак килеп карый. Өстенә май яккан ипи телемен малай әле үзе каба, әле Акбайга каптыра.

Менә сиңа чисталык!

Мөхәммәт Мәһдиевтән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев