Ил яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
TikTok Россиядә чикләүләрне бетерергә җыенмый
Массакүләм мәгълүмат чараларында 2022 елның сентябреннән TikTok Россиядәге чикләүләрне бетерергә җыена дигән информация таралды.
-
Россия укучылары мәктәп формасы дизайны конкурсында катнаша ала
Россия мәктәп укучылары хәрәкәте мәктәп формасы коллекциясе эскизларын эшләүгә Бөтенроссия конкурсы игълан итте.
-
«ФормART» стрит-арт фестиваленең сайлап алу этабы җиңүчеләре билгеле
Татарстан Республикасыннан Фестивальнең сайлап алу этабында «Бию» эше белән Даниил Сергеев җиңүче булды
-
Татарстанда беренче тапкыр җәядән ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турниры узачак
Турнирда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 10-15 яшьлек балалар катнаша ала. Гаризалар 15нче июльгә кадәр кабул ителә.
-
Болгар шәһәрендә Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак.
Форумда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла.
-
Актаныштан Сабитовлар гаиләсе Идел буе регионында иң уңышлысы дип табылды
Чуаш Республикасында ел саен үткәрелә торган «Идел буеның уңышлы гаиләсе»конкурсы узды.
-
Татарстан укучылар робототехника буенча Россиякүләм ярышта җиңеп кайтты
Түбән Новгородта узган олимпиада финалында биш категориядә Россиянең 37 төбәгеннән 600 укучы көч сынашты.
-
Татарстаннан «Сөембикә» хореография коллективы Абхазиядә халыкара фестивальдә катнашты
Татарстанның Ютазы районы Балалар иҗат үзәгенең «Сөембикә» хореография коллективы Абхазиядә узган XXXVII «Кара диңгез легендалары» Халыкара иҗат фестивалендә катнашты.
-
Татарстанның иң яхшы укучысы Никита Перов Халыкара химия олимпиадасының Россия җыелма командасына керде
10-18 июльдә мәктәп укучыларының 54нче халыкара химия олимпиадасы (МХО-2022) узачак.
-
Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Аксенов Кырымда «Сәләт» лагерының беренче сменасында катнашучылар белән очрашты
Татарстан Президенты һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов беренче сменада катнашучылар - Татарстан һәм Кырымның уку алдынгылары белән аралашты.
-
Татарстан яшьләрен «Таврида.АРТ» фестивалендә катнашырга чакыралар
«Таврида.АРТ» фестивале 15-19 август көннәрендә Кырымда, Капсель бухтасында узачак.
-
Өлкән сыйныф укучылары өчен заманча программалаштыру телләрен өйрәнү буенча бушлай өстәмә курслар оештырыла
Информатика белән кызыксынучы 8-11нче сыйныф укучылар заманча программалаштыру телләрен өйрәнү буенча бушлай өстәмә ике еллык курслар уза алалар.
-
Татарстанда балигъ булмаганнарга энергетик һәм зажигалка сату тыелачак
Татарстанда балигъ булмаган балаларга тонусны күтәрә торган алкогольсез эчемлекләрне (энергетикларны), шулай ук сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сатуны чикләргә җыеналар.
-
Быел Татарстанда олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны 26 кешегә арткан
Казанда Республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм аларның педагогларын хөрмәтләделәр.
-
Мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүче балалар өчен беренче сыйныфка гаризалар кабул итү башлана
2022 елның 6нчы июленнән 8:00 сәгатьтә мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүче балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гаризалар тапшыру башлана.