Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан укучылар робототехника буенча Россиякүләм ярышта җиңеп кайтты

Түбән Новгородта узган олимпиада финалында биш категориядә Россиянең 37 төбәгеннән 600 укучы көч сынашты.

Татарстан данын 16 команда составында 34 катнашучы һәм 9 тренер, шулай ук 8 судья яклады. Иннополис университеты – олимпиаданың академик партнеры.

2022 елда Россиякүләм робот техникасы олимпиадасының темасы –«Робот – кеше дусты». Катнашучылар көндәлек эшләр һәм сәнәгать объектларында эшләү өчен ассистентларның прототипларын булдырдылар. Ярышлар биш категориядә узды: төп, иҗади, булачак инженерлар, РобоСпорт, WeDo.

Кагыйдәләр буенча, олимпиадада беренче, икенче, өченче урыннарны алган катнашучылар һәм 85% ка биремне үтәгән командалар призерлар дип таныла.

Өч көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстаннан алты команда ярышларда җиңүче дип табылды: алар 3 көмеш һәм 3 бронза медаль яуладылар. Ике команда призерлар арасына керде. Татарстан Республикасы җыелма командасы медальләр саны буенча өченче урын алды.

Көмеш медальләр:

1. Спорт категориясе. Җиңүчеләр: «Черноморец» командасы — Әмир Вәлиев, Марк Ушаков, Иннополис лицее.

2. Иҗади категория. Урта яшь төркеме: Sleep&Go командасы — Андрей Мазуркевич, Иван Проскуряков, Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицее, әзерлек үзәге — Иннополис Университеты.

3. WeDo категориясе (төп). «Инженерлык чишелеше» номинациясе: «Хват» командасы — Данила Михеев, Ренат Сөләйманов, Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге.

Бронза медальләр:

1. Спорт категориясе. «Револьвер» командасы - Хәлил Сабитов, Кайбыч районының «Экология, мәдәният, мәгариф» мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы.

2. Иҗади категория. Урта яшь төркеме: Roboland_TutorBot командасы — Кәрим Вафин, Айдар Могинов, Илья Фадеев, робототехника һәм сәнәгать дизайны лабораториясе RoboLand.

3. WeDo категориясе (төп). «Инженерлык чишелеше» номинациясе: «АИ роб. Катнашучылар – Раил Сөләйманов, Илья Федоров, робот техникасы һәм RoboDom техник иҗат лабораториясе.

Призерлар:

1. Иҗади категория. Кече яшь төркеме: Roboland_SocialBot командасы — Аяз Хәсәнов, Марк Шойхет, Александр Ханин, робототехника һәм сәнәгать дизайны лабораториясе RoboLand.

2. Иҗади категория. Урта яшь төркеме: Robot Nurse командасы — Нариман Шафиков, Дмитрий Крайнов, Әнвәр Маулин, Alabuga International School Алабуга шәһәре.

Шулай ук топ-8 төп категориягә урта яшь төркеме командасы керде: Кәрим Мостафин, Егор Светлов, робототехника һәм RoboDom техник иҗат лабораториясе.

Иннополис университеты студентларын әзерләү, кабул итү һәм үстерү үзәге җитәкчесе Евгений Серочудинов: "Татарстан командалары нәтиҗәсенә Иннополис университеты белгечләре зур өлеш кертте. Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар күренекле сәләтләр күрсәткән затлар турында дәүләт мәгълүмат ресурсына эләктеләр, аның нигезендә РФ Президенты грантларын алуга дәгъва итүчеләр исемлеге төзелә. Шулай ук бу "Талант һәм уңыш" фонды тарафыннан үткәрелә торган фәнни-мәгариф программаларында һәм проектларда катнашу мөмкинлеге бирә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев