Көмеш кыңгырау

ИҢ КЫЗЫГЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

  • 20 апрель 2018 - 06:48
    Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының май аена репертуарын тәкъдим итәбез.
    Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының май аена репертуарын тәкъдим итәбез. 4, 20 май / "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" / К. Дикамилло, тәрҗ. Н.Кәримова (әкият) Абилин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле...
    79
    0
    0
  • 20 апрель 2018 - 06:05
    Ни өчен малайлар еламый?
    Борын-борын заманда, әле мин тумаганда, яшәгән, ди, булган, ди, бер малай. Ул бик тә еларга яраткан. Аның сүзен тыңламасалар - һәрвакыт елаган. Күз яше җиргә таму белән, теләге тормышка аша торган булган. Бер вакыт аңа кәнфит бирмәгәннәр һәм ул кычкырып елый башлаган. Ул елаган да, елаган, нәтиҗәдә бөтен күз яшләре...
    62
    0
    0
  • 19 апрель 2018 - 11:47
    Мөслимнең «Гагарины»
    Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан Мөслим районы Түбән Табын мәктәп интернатында Россиянең атказанган хәрби очучысы, полковник Рәшит Вагыйз улы Шәфыйков белән очрашу кичәсе оештырылды. Рәшит Вагыйзович 1949 елда Мослим районы Мөслим авылында дөньяга килә. Мөслим урта мәктәбендә белем ала, 1968 елда Ставрополь югары хәрби авиация училищесына укырга керә. 1972...
    66
    0
    0
  • 18 апрель 2018 - 17:39
    Илнар Сәйфиев декретта!
    «Талбишек»тә үсүе белән мактана-мактана, моңлана-моңлана татар сәхнәсенә менгән, үзе генә дә түгел, энесен дә иярткән Илнар Сәйфиев юкка чыкты бит! Сиздегезме? (Сүз уңаеннан, энесе дә талбишектә үскәнгә охшаган. Буй-сынына карап әйтүем). Кая югалды дисезме? Бер-бер хәл булмагае дип борчыласызмы? Тынычланыгыз, табылды Сәйфиев. Һаман шул бишек тирәсеннән ерак китәлми икән, бичара....
    42
    0
    0
  • 18 апрель 2018 - 06:49
    Ут кебек безнең Эльвина!
    Җырлый, бии, шигырьләр яза, спорт белән шөгыльләнә... Безнең Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбе, 5нче сыйныфта укучы Эльвина Ибраһимованың активлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Чыннан да, ут кебек ул! Мәктәпкүләм җыр-бию бәйгеләренең һәркайсында катнашырга атлыгып тора. Үзебездә эшләп килгән берничә түгәрәккә: биюгә, «Яшь янгынчы», «Оста куллар», кикбоксинг түгәрәкләренә йөри, өстәвенә,...
    63
    0
    0
  • 18 апрель 2018 - 05:58
    Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчысы, дин галиме Ш.Мәрҗанигә багышланган викторина
    Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел МИЛЛӘТЕБЕЗ ГОРУРЛЫГЫ (Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчысы, дин галиме Ш.Мәрҗанигә багышланган викторина) 1. Кайчан туган? а) 1818 елның 16нчы гыйнварында; б) 1886 елның 26нчы апрелендә; в) 1889 елның 16нчы гыйнварында. 2. Туган ягын беләсеңме? а) Арча районы Кушлавыч авылы; б) Әтнә районы Ябынчы авылы; в) Әтнә районы...
    65
    0
    0
  • 16 апрель 2018 - 12:03
    Спортчы, гармунчы, нәфис сүз остасы...
    Спортчы, гармунчы, нәфис сүз остасы... Илдар Хөснетдинов турында сөйләүне, мөгаен, шушы сүзләр белән башларга кирәктер. Спортчы, дигәннән - бер генә түгел, өч төрле спорт түгәрәгенә йөри икән Илдар: үзе укый торган Чаллының 41нче мәктәбенә теннис белән йөзү түгәрәкләренә һәм 2нче гимназиягә тыквандога. Гармунда уйнарга исә Илдар үзе өйрәнгән. Авылга әбиләренә...
    70
    0
    0
  • 16 апрель 2018 - 11:13
    Мультикларны яхшы беләсеңме? (Викторина)
    1. Чебурашканың дусты. 2. «Өч баһадир» турындагы мультфильмда сөйләшергә яратучы ат. 3. «Смешарики» мультфильмында иң акыллы герой. 4. Бу кыска мультикларда балаларны төрле очракларда үзеңне ничек тотарга өйрәтәләр. Нәниләргә һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы геройның исеме Аркадий, ә фамилиясе ничек? 5. Айдан төшкән мультик герое. 6. Әлеге мультик космоска очкан этләр хөрмәтенә...
    181
    0
    0
  • 16 апрель 2018 - 07:27
    Галәм кызы
    Чулпан йолдыздан ары Якты йолдызлар бардыр. Анда яшел җир бардыр, Таулар, диңгезләр бардыр, Таң да атадыр көлеп, Килеп житәдер кич тә. Малайлары минем күк Йоклап китәдер көчкә. Саташалардыр төштә Кызларның чәчен тартып. Ачуланмыйлар кызлар, Елмаядыр яратып. Ул малайлар көн буе Уйныйдыр компьютерда. Кунакка йөриләрдер Айга һәм Юпитерга. Мин яшәгән җирне...
    59
    0
    0
  • 14 апрель 2018 - 17:43
    Нәни бизнесмен
    Тукталышта автобус көтеп басып торганда, яныма карап торуга 9−10 яшьләр тирәсендәге малай килеп басты. − Гафу итегез, сез миңа ярдәм итә алмассыз микән? - ди бу урысча, күзләремә төбәлеп. − Өйгә кайтырга акчам җитми. − Күпме кирәк соң? − Билет бәясе инде - 25 сум, − кызганулы күз карашымны күреп,...
    39
    0
    0
  • 13 апрель 2018 - 15:18
    “Синең өчен яшим...”
    Галияне бәби табу йортына алып килгәндә, урамда тын гына күбәләк кар ява иде. Яңа ел төнендә шундый матур булып яуган карны елның бәрәкәтле, уңышлы килеренә, туачак сабыйның мул тормышына юрадылар. Шулай изге теләкләр теләп, йортта әнкәсе озатып калды. Шифаханәгә ире Марат алып килде булачак әнине. Моннан нәкъ бер ел элек,...
    72
    0
    0
  • 13 апрель 2018 - 08:04
    Чын дустыма – әфлисун!
    Син әфлисун яратасыңмы? Ә син? Яратмыйсыңмыни? Ә менә мин яратам! Алмага, груша, карбызга исем дә китми минем. Ә менә әфлисунны үлеп яратам инде. Өйдәгеләр моны барысы да белә. Әби белән бабай да кайчакта миңа «әфлисун корсак» дип кенә җиппәрә. Әфлисунны ашавы үзе бер күңелле. Иң башта аның кабыгын әрчисең. Пычакның...
    97
    0
    0
  • 12 апрель 2018 - 07:16
    Күктә ниләр бар икән?
    (Рәсемдә Чаллыдагы 9нчы бакчага йөрүче балалар. Сулдан уңга: Рианна Фазлыева, Агния Шәрифуллина, Наилә Рәхмәтуллина, Риана Ибәтуллина) Бүген космонавтика көне. Безнең 10нчы төркем балалары табигать белән бик кызыксыналар, космос турында сораулар бирергә яраталар. Без күк йөзе, кояш, ай, йолдызлар турында табышмаклар, әкиятләр укыйбыз. Космос турында рәсемнәр, мультфильмнар, фотоальбомнар карыйбыз. Бергәләп космоска...
    55
    0
    0
  • 11 апрель 2018 - 16:08
    "Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың..."
    Ул хәзерге Арча районының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып биш ай үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр тормышы...
    49
    0
    0
  • 10 апрель 2018 - 04:28
    Кызыл туйдан рәхмәт туена кадәр
    Өлешләренә тигән көмешләрен табып, гаилә корган парлар туй көннәрен онытмасыннар! Бер елдан соң гына түгел, җитмеш елдан соң да кавышкан көннәрен билгеләп үтсеннәр иде. Халыкта бу бәйрәмнәрнең матур, мәгънәле исемнәре бар. 1 елдан соң - чүпрәк туй. Гаилә әле оешып кына килә. Аны ныгыту өчен нык тукымадан тегелгән әйберләр бүләк...
    51
    0
    0
Реклама