Нәрсә соң ул матурлык?
9нчы сентябрь – бөтендөнья матурлык көне.
МАТУРЛЫК
Нәрсә соң ул матурлык?
Батырлыкмы матурлык?
Чибәрлекме, галимлекме,
Гадилекме матурлык?
Нәрсә соң ул матурлык?
Матурлык ул көздәме,
Әллә соң диңгездәме?
Бәлки ул гел читтәдер,
Әллә үзебездәме?
Син аны таныйсыңмы?
Ялгыш буталмыйсыңмы?
Әллә аның ялганын да
Матурга саныйсыңмы?
Нәрсә соң ул матурлык?
Матурлыкны күрә белү —
Үзе дә чын батырлык.
КОЯШНЫ ТАБАР ИДЕК
Кояш балкып кына торса,
Ялкып бетәр идек без.
Ә кояш гел күренмәсә,
Эзләп китәр идек без.
Арысак арыр идек,
Тапканчы барыр идек.
ЯЗ
Тамчылап кына килә яз,
Ташулар булыр микән?
Салкыннардан берәр кайчан
Дөнья котылыр микән?
Бәйрәм ясый кош-кортлар да,
Шатлыклары бар сыман.
Сыер белән сарыкка да
Абзар гына тар сыман.
Елмаясы килеп тора,
Авыз ера бөре дә.
Апрельнең бит гадәте шул:
Җилләре дә көлдерә.
БҮГЕН ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ
Шушы залга җыелган күк
Табигатьнең бар яме.
Бүген хисләр чәчәк ата,
Бүген шигырь бәйрәме.
Чәчәкләрдән ява сыман
Сихри сүзләр бәйләме.
Нинди көн бу? Тукай көне.
Бүген шигырь бәйрәме.
Әллә язгы чәчкәләр дә
Безгә сәлам бирәме?
Алар да пышылдый кебек:
«Бүген шигырь бәйрәме».
КЫШ БЕЛӘН САУБУЛЛАШУ
Гөлназның да,
Айратның да
Тыштан килми керәсе.
Язгы каникул кояшын
Күбрәк килә күрәсе.
Карны сагынмаслык итеп
Килә уйнап каласы.
Март кояшында кызына
Аларның Кар бабасы.
Мин ничә яшьтә?
Ничә яшьтә икәнемне
Әйтмим әле мин сезгә.
Башыгызны эшләтсәгез,
Белерсез үзегез дә.
Минем исем Айдар инде,
Ансын белеп торасыз.
Ул исем ничә хәрефле?
Белмәсәгез, сорарсыз.
Шул санга минем исемнең
Иҗек санын кушыгыз.
Шуннан яшем килеп чыгар,
Ә хәзергә, хушыгыз.
СӘЛАМ ЯЗДЫМ ИДЕЛГӘ
Көймә ясап куйгач кына,
Гөрләвекләр киптеләр.
Әллә суы җиргә сеңде,
Әллә кая киттеләр.
Язмыни бу, суларында
Бер батып та кермәгәч.
Рәхәтләнеп, гөрләвектә
Көймә дә йөздермәгәч.
Көймәләрне әрәм итмим —
Ык суына саламын.
Идел елгасына кадәр
Барып җитсен сәламем.
ЯЗГЫ ЧӘЧӘКЛӘР
Язгы чәчәкләр бит алар
Иң саф, гүзәл чәчәкләр.
Бер назлап көләчәкләр дә
Аннары шиңәчәкләр.
Шул чәчәкләрне өзәргә
Куллар ничек үрелсен?
Бер өзелгәч, ул чәчәкләр
Тагын ничек терелсен?
Чәчәкләр миңа карый да
Күзләрен сирпи сыман.
«Китеп тә барабыз»,— диеп,
Кулъяулык селки сыман.
ТӨГӘЛ МАЛАЙ
Сәгать алып бирде әти
Миңа туган көн белән.
Хәйләсе бар аның, мин бит
Әти гадәтен беләм.
Башта сәгатьне сорашып,
Имтихан алган булды.
«Вакытны беләсең,— диеп,
Кысып та куйды кулны.—
Менә хәзер,— дигән була,—
Сиңа кушам мин бер эш.
Син кибеткә ун минутта
Барып кайтырга тиеш».
Кибеткә дә барып кайттым
Карый-карый сәгатькә.
Соңга калыр өчен хәзер
Калмады бер сәбәп тә.
Мәктәпкә дә иртә китмим,
Соңга да калмыйм инде.
Уенга чыккан чакта да
Сәгатьне салмыйм инде.
Төгәл малай, диләр мине,
Чөнки аңа сәбәп бар.
Кулда дөрес йөри торган
Әти биргән сәгать бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев