Яңа ел тамашасы (сценарий)
Балалар белән Яңа ел бәйрәме үткәрү өчен сценарий.
Хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр,балалар,килгән кунаклар. Сезне якынлашып килүче яңа ел белән чын күңелдән котлыйбыз. Яңа елда сезгә исәнлек-саулык,тыныч тигез тормыш,муллык,озын гомер телибез.
А.Б. Каршыбызга килеп җиткән яңа ел бар,
Чукларына энҗе сипкән чыршыбыз бар.
Бәйрәмебез якты булсын, котлы булсын,
Бергә : Ямьле булсын яңа еллар, яңа еллар!
Гөрләп торсын кунак белән тулы заллар,
Җырлап алыйк яңа көйләр, яңа җырлар.
Бу бәйрәмне һәркайсыбыз сагынып сөйләр,
Бергә: Ямьле булсын яңа еллар, яңа еллар!
Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде
Ак бүздәй йомшак кар белән
Җирне биләүләп төрде.
Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.
Нинди бәйрәм? –диеп сорасагыз-
Бергә: Бүген бездә чыршы бәйрәме!
Нинди гаҗәп:
Һәр кешегә бәйрәм бүген.
Бар да матур киенгән
Чыршыбыз да әйтерсең лә
Укалы күлмәк кигән.
Энҗе – мәрҗән бизәкләре
Көмештән тасмалары
Озакламый кабыныр
Чыршыбызның утлары.
Менә килер Кыш бабай,
Безгә бүләкләр алып.
Сокланып торыр карап,
Чыршыбызга таң калып.
Күпме уен, күпме җыр
Алып килә Яңа ел.
Куанабыз һаман да:
Бигрәк матур ул быел.
Мы елочкой любуемся сегодня,
Она нам дарит хвойный аромат,
И самый лучший праздник – новогодний
Приходит вместе с нею в детский сад!
Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, чыршыбызны зурлап җырда җырлап
алыйк.( җыр)
Алып баручы: Чү, дусларым туктагыз
Тынычлыкны саклагыз
Яңа ел тамашасының
Могҗизасын тыңлагыз.
Кышкы урман – чын әкият
Могҗизалар җитәрлек
Агачтагы кар сүрәтләр
Карасаң ис китәрлек.
(музыка астында карчэчэк керэ)
Карчәчәк йөри (кулында курай, җырлый )
Карчәчәк: Мин Карчәчәк, Карчәчәк
Яшим урманда бик шәп
Җәнлекләр белән мин дус
Гомерләрем узмый буш.
Куяннар һәм аюлар
Килә миңа ярдәмгә
Аларга авырлык килсә
Мин киләмен ярдәмгә.
Кыш бабай курай бирде
Ул бик тылсымлы, диде.
Курай тавышын ишетсәм
Килеп җитәрмен, диде.
( балаларны күреп ала, сөенеп аларга килә, курайны урмандагы бүкән
өстенә куеп калдыра “оныта”.)
Исәнмесез балалар
Кунак булып карлы урманнан
Бәйрәмгә дип сезгә: килдем мин
Чәчләремне вак-вак йолдызлар
Көмеш чулпы белән үрдем мин
Ак кулмәгем ап-ак мәрҗәннән
Кыш бабамның миңа бүләге
Ак таҗымда кар бөртекләре
Нинди матур кур әле.
Карчәчәк: Балалар, минем кулымда серле кәрзин. Ә кәрзинем буш түгел. (кәрзинне ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел,
серле кар бөртекләре. Һәрберсендә табышмаклар яшеренгән. Тыңлагыз әле, табышмакларның җавапларын белерсезме икән?(табышмаклар укый ).
1.Җир өстендә, ак мамык (Кар) 2. Үзе су, үзе каты (Боз)
3.Кыш көне дә, җәй көнне дә бертөсле (Чыршы)
Карчәчәк: Дусларым сез бик тапкырлар икәнсез.
Алып баручы: Балалар Карчәчәк белән бергә чыршыбыз тирәли җырлап та
алыйк инде.( җыр)
Урман ягында хәйләкәр адымнар белән Төлкебикә керә,җырлый-җырлый. Урманны әйләнеп чыга, күзе бүкән өстендәге курайга төшә.
Төлкебикә: Бу нинди әйбер икән
Мин аны алыйм микән?
А.Б: Ал син аны Төлкебикә,
Тылсымлы курай бит ул
Кыш бабайдан Карчәчәккә
Бирелгән бүләк бит ул.
Кушкан аңа Кыш бабай
Курайны уйнатырга
Шуны ишеткәч Кыш бабай
Килә ди балаларга.
Төлбикә: Бик шәп булыр
Курайны уземә алыйм әле.
Киңәш кирәк дуслардан
Бүрегә барыйм әле.
(Төлкебикә, чыгып китә.Уйланган килеш, эзләнеп Карчәчәк “урман ягына” чыга, исенә төшергән кыяфәт чыгарып бүкән янына килә)
Карчәчәк: И ходаем кая киткән?
Курайкаем югалган
Шушы бүкәндә иде бит
Кайсы явызы алган?
Дәшим тизрәк куяннарны
Алар курмәдеме икән? (тавыш бирә)
Ау-ау, куянкайлар сез кайда?
Ярдәм итегез миңа (утыра елый сикергәләп куян чыга).
Куян: Нәрсә булды Карчәчәк
Ник утырасың елап?
Карчәчәк: Бар иде минем кураем
Кем алды икән аны?
Куян: Мин курдем кураеңны
Төлкебикә кулында
Бүрегә ул юл алды
Урманга кереп югалды.
Карчәчәк: Белдем серне дуслардан
Киттек эзләп бу юлдан.
(эзләргә китәләр. Чыршыны әйләнеп чыгалар. Чыршы янында йоклап яткан Аюны күрәләр ).
Куян: Аю агай, аю агай (селкетеп уята) Син Төлкебикәне күрмәдеңме? Ул Карчәчәкнең тылсымлы кураен алып качкан.
Аю: Каян күрим дускаем (тартыла, сузыла, исни)
Кышын йоклаем бит мин.
Карчәчәк син борчылма
Дусларың бар яныңда (алга күрсәтә тора)
Без юл салып барырбыз
Төлкене без табарбыз
Тылсымлы кураеңны да
Барыбер эзләп табарбыз.
(эзләп чыгып китәләр. Бүре керә .Чыршы янына җиткәч Тәлкебикә керә).
Төлкебикә: Бүре дускай туктале
Миндә табыш бар әле
Уйната алсак курайны
Без баербыз бу айны
Кыш бабабыз йөгереп килеп
Безгә бүләкләр бирер (тарткалашып урманга җитәләр)
Буре: Тукта, тукта бир әле,
Мин өреп карыйм әле
Барып чыкса шәп булыр
Безнең тамак тук булыр
(Буре тегеләй дә болай да өреп карый, булдыра алмый).
Төлкебикә: Бир әле миңа тизерәк
Синнән була мени ди? (тартышалар).
(Аю, Куян, Карчәчәк килеп керәләр).
Карчәчәк: Ә-ә, менә кайда икән алар
Туктагыз, яхшы чакта!
Тылсымлы курай ул
Явызларга уйнамый. (курайны ала)
Төлкебикә: Юк-юк Карчәчәк дускай
Тик без шаярдык кына (авызын бүсеп)
Бүре: әйе инде Карчәчәк, бары шаярдык кына.
Карчәчәк: Алай булгач ашыгыйк
Вакыт уздырмыйк бушка
Безне балалар көтә
Каршы түгел алырга
Сезне үзебез белән.
Төлкебикә белән Бүре (сөенеп):
Рәхмәт сиңа Карчәчәк
Рәхәтләнеп барабыз Яңа ел бәйрәменә.
(чыршыны әйләнеп чыгып, балалар янында тукталалар).
Алып баручы: Рәхим итегез дуслар. Сезнең дуслашуыгызга без барыбыз
да шат.
А.Б. Кыш бабабыз килеп җиткәнче, мин сезгә дусларым уен тәкъдим итәм.
Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабасыз. Дөрес әйтмәсәм аяклар белән
тыпырдарсыз. Аңлашылдымы?
-Кыш бабай, барыбызга да таныш бабай.Дөресме? – Дөрес.
-Ул җәй көне килә.Дөресме? – Юк.
-Кар кызы белән Кыш бабай дуслар. Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай салкыннан курка. Дөресме? – Юк.
-Кыш бабай шугалаклар бүләк итә.Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай яңгырлар яудыра. Дөресме? – Юк.
-Кыш бабай бураннар туздырып таулар өя.Дөресме? – Дөрес.
-Кыш бабай галошлар кия Дөресме? – Юк.
- Кыш бабабыз тиздән килә Дөресме? – Дөрес.
- Бүләкләр алып килә. Дөресме? Дөрес.
“Мактый. Игътибарлы икәнсез. Афәрин”.
Алып баручы: Кыш бабабыз юк бит әле
Тизерәк чакырыйк аны
Хәзер килеп җитәр ул
Уйнатсаң кураеңны!
(Карчәчәк курайда уйный)
Кыш бабай. Хәерле көн дусларым, хәерле көн балалар! Курай тавышын
ишеткәч. Очып диярлек килдем.
А.Б. Хәерле көн бабакай!Әйбәт кенә килеп җиттеңме? Син бәйрәмгә килеп
җитә алмас диеп бик борчылдык. Курайны югалткан идек, ярый әле
карчэчэккэ табарга урман дуслары ярдәм итте.
Кыш бабай: Рәхмәт дусларым . Бик әйбәт.
Исәнмесез, балалар.
Бик ашыгып килдем сезгә.
Кар-бураннар киртә түгел,
Суык җилләр юлдаш безгә.
Күрәм чыршыгыз бизәлгән ( чыршыга карап )
Сез дә үсеп җиткәнсез.
Рәхмәт сезгә балалар,
Мине сагынып көткәнсез.
Яңа еллар котлы булсын,
Дөньябызга муллык тулсын.
Киләсе ел бәхет белән,
Тынычлыкта күркәм узсын!
А.Б. Бабакай килүеңне чынлап та түземсезләнеп көттек . Син килүгә
җырлар, уеннар, шигырьләр өйрәндек. Син бүләк итеп җибәргән
чыршыбызны матур итеп бизәдек. Бабакай тик ни өчендер чыршыбызның
утлары гына кабынмый.
Кыш бабай: Балалар чынлап та чыршыгызның уты кабынмаган икән шул,
картлык күзләрем начарайды.Хәзер төзәтәбез аны, кая әле тылсымлы таягым.
Чыршы , чыршы кабын син,
Утларыңны балкыт син.
(идәнгә таягы б-н суга, чыршының утлары яна)
Алып баручы: Менә бит Кыш бабабыз килгәч чыршыбызның да уты
кабынды, тагын да күңеллерәк булып китте.Ә хәзер балалар кыш бабайга
шигырләребезне сөйлик.
А.Б. Кыш бабакай без сина җыр җырлап курсәтәбез,әйдәле безнең белән
бергәләп син дә җырлап ал.
ҖЫР
Әй! Кыш бабай, Кыш бабай
Безгә якын дус бабай
Көтеп алдык без сине
Күңелләргә хуш бабай.
Ак туныңны кигәнсең
Безне котлап килгәнсең
Сине көтеп торганны
Әллә кайдан белгәнсең!
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай
Хуш киләсең, үз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.
Снегом радостно встречая
Зимний праздник к нам идет.
Дружно, весело встречаем,
Здравствуй, Новый год!
И снежинки кружат всюду,
Огоньки кругом горят.
Самый лучший – новогодний
Праздник для ребят.
Ах, какой хороший
Добрый Дед Мороз!
Елку нам на праздник
Из лесу принес.
Огоньки сверкают,
Красный, голубой,
Хорошо нам, елка,
Весело с тобой!
Кыш бабайның куллары Шуңа күрә гел актыр
Салкын, диеп уйладым. Аның йөргән юллары
Башымнан сөйгән иде Тагын бик күп җирләргә
Чак-чак “эреп” куймадым Яңа ел бүләк итсен
Җылы икән ,бик җылы Малайларга, кызларга
Кыш бабайның куллары Җылысын биреп китсен.
Алып баручы. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез, җырларыбыз
ошадымы?
Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!
Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?
Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм.
Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм,
миңа ярдәм итәрсез микән?
Балалар. Итәрбез, итәрбез.
Кыш бабай (шигырь сөйли).
Салкын саф һава
Йомшак кар ... (ява).
Урамга чыксаң
Битләр ... (кызара).
Кар бөртекләре
Битеңә куна.
Үзләре ... (матур)
Һәм ... (салкын) була.
Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?
Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым.
кыш бабай бии
Кыш бабай. Уф, ардым! Арыдым,балалар.
Алып баручы. Ярый алайса, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә карчәчәк
дуслары белән биеп алсын
Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез.
Минем әле яңа елымның да сезгә әйтер сүзләре бар. Аны тыңлап карыйк.
Яңа ел. Исәнмесез, җәмәгать,
Мин сездән бик канәгать.
Килдем сезне күрергә,
Бергә гомер сөрергә –
Шатлык алып иңемә,
Бәхет теләп илемә.
Яңа ел белән сезне
Минем ел котлы булсын
Кырларда иген уңсын
Табыннар мул булсын
Яңа ел белән, Яңа бәхетләр белән!
А.Б. Амин шулай булсын рәхмәт сиңа ЯҢА ЕЛ.
Кыш бабай.Яңа еллар котлы булсын,
Тәбриклибез чын күңелдән.
Капчык-капчык бүләкләрне
Кабул итегез сез бездән!
Кыш бабай: бик озак кунак булдык. Балалар бик матур җырлар,
шигырьләр, уеннар өйрәнгәннәр. Бүләкләрне калдырабыз.Безне башка
балалар бакчасында котәләр хушыгыз дусларым.
Кыш бабай: Бик күңелле сезнең белән,
Куандырдыгыз безне.
Тик китәргә вакыт җитте,
Башкалар да көтә безне.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә.
Өлкәннәрнең сүзләрен
Һәрвакытта тыңлагыз.,бәхетле булыгыз.
БИЮ
Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына килеп җитте,
Кыш бабай да инде бездән китте.
Зур бәхетләр, күп шатлыклар теләп,
Яңа ел да менә килеп җитте.
Теләгебез шул, игелекле булсын
Яңа аяк баскан Яңа ел.
Моң-зар түгел, шатлык белән килсен
Һәр яңа көн бирсен яңа җыр.
Кушылыгыз җырга! Әйлән-бәйлән
Әйләник бер чыршы тирәли.
Чордан-чорга очсын бу күмәк җыр,
Дуслар җыры, шатлык хисләре.
Балык Бистәсе муниципаль районы Котлы-Бүкәш “Дуслык”балалар бакчасы. Тәрбияче: Каримова З.Г.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев