23 март 2021 яңалыклары
-
Александр Галләмов Дөнья чемпионатында Россия Федерациясеннән чыгыш ясаучы бердәнбер татар фигуристы
Швеция башкаласы Стокгольмда 2021 елның 22 - 28нче март көннәрендә фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионаты уза. Пандемия аркасында турнир тамашачыларсыз гына үтә.
-
Чаллы кызы Азалия Яфясова «Урал сандугачы» төбәкара бәйгесе җиңүчесе булды
Бәйгедә Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән, Оренбург, Новосибирск, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан килгән башкаручылар катнашкан.
-
Татар фигуристлары Алинә Заһитова һәм Камилә Вәлиева Россиянең 5 шәһәрендә чыгыш ясаячак
Алинә Заһитова һәм Камилә Вәлиева «Бозда чемпионнар» программасында чыгыш ясарга җыена. Әлеге шоу апрель аенда Россиянең 5 шәһәрендә узачак - Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Краснодарда һәм Сочида.
-
Чаллыда BabySkills балалар чемпионаты ярышлары башланды
Чаллыда, WorldSkills Russia стандартларын исәпкә алып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча «BabySkills-2021» балалар чемпионатының муниципаль туры башланды. Анда 6 - 7 яшьлек 100 гә якын бала катнашачак.
-
Арча районында “Мәгърифәт йолдызлыгы” фәнни конференциясенә йомгак ясадылар
Арча районында “Мәгърифәт йолдызлыгы” фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара Яңа Кенәр урта мәктәбендә туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышлап үткәрелде. Йомгаклау турына читтән торып сайлап алуны узган укучылар килде.
-
Милли музей мәктәп укучыларын "Ура! Каникуллар!" акциясендә катнашырга чакыра
Язгы каникул көннәрендә Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары " Ура, каникуллар!» дигән акция уздыра.
-
Шәхес тәрбияләүдә соңга калмыйк
Мине, һәрчак, булачак әни буларак, гаиләдә балаларны тәрбияләү мәсьәләсе борчый иде.