(Ханс Кристиан Андерсенга ияреп).
Борын-борын заманда да, үткән гасырда да түгел, үзебезнең чорда ямь-яшел чирәмле бер ишегалдында булган ди бу хәл. Кар эреп, көннәр җылына башлау белән ана каз сигез йомырка салган да бәбкә чыгарырга утырган. Бу йортта бик шук малай яши икән. Ул иртән иртүк кояш нурларына тотынып уяна да көннәр буе яланда чаба, су буйларын урый, агач башларына үрмәли икән. Бервакыт камышлы күл буйлап атлаганда ул буш ояга тап булган. Ояда бердән-бер йомырка ята икән. Малай күп уйлап тормаган, йомырканы алган да өенә чапкан. Кайткач, беркем күрмәгәндә, аны каз оясына салып куйган.