Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Алабуга шәһәренә сәяхәт

Яр Чаллы шәһәре 52 нче мәктәп укучылары яза.

Алабуга - меңьеллык тарихы булган, бөтен дөньяга танылган, Чулман буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Сыйныф сәгатьләрендә, тарих дәресләрендә укытучы апаларыбыз әлеге шәһәр турында бик күп сөйләделәр. Шуннан соң без Алабуга шәһәрен күрү теләге белән янып йөрдек. Ниһаять, хыялыбыз чынга ашты. Алабуга шәһәренә экскурсиягә барабыз!

Без, Яр Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбенең 5, 6, 7 сыйныф укучылары, 30 сентябрь  көнне Алабуга шәһәренә юл тоттык. Иртән явып торган яңгыр бераз куркыткан иде, әлбәттә, ләкин ул туктады, матур итеп кояш чыкты. Чаллы – Алабуга юлында эскурсоводыбыз безне шәһәр белән таныштырды, шәһәрнең үткәне һәм бүгенге көне турында сөйләде. Аның сөйләгәннәрен тыңлый-тыңлый ничек килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Шәһәрнең матур тарихи урамнарын узып, беренче тукталышыбызга килдек. Ул - халык арасында “Шайтан каласы” дип йөртелә торган серле таш манара. Экскурсоводыбыз сөйләвеннән без әлеге урынның бик күп серләр туплавын, әлеге көнгәчә ул серләрнең ачылып бетмәвен аңладык. Аннан сәяхәтебез Шишкин буаларында дәвам итте. Мондагы табигатьнең матурлыгын сүзләр белән генә язып бетерә торган түгел. Әлеге матурлыкка көзге табигатьнең сары, кызыл-сары төсләрдән торган  гүзәллеге дә килеп кушылгач, әкияти матурлык туа икән. Фотосурәтләргә төшә-төшә вакытның узганын сизми дә калдык. Алга таба юлыбыз – шәһәрнең  музейларына бару. Туган якны өйрәнү, Дурова музейларында булдык. Бигрәк тә Дурова турында истәлекләр күңелебезгә мәңге кереп калды. 1812нче елгы Ватан сугышы герое, Россия армиясендә хезмәт иткән данлыклы кавалерист-кыз Н.Дурова үзе теләп сугышка китә. Үзен курку белмәс, батыр сугышчы итеп таныта. Гомеренең соңгы көннәрен Н.Дурова Алабуга шәһәрендә үткәрә. Музейда Дурованың шәхси әйберләре, язмалары, шул заманга караган җиһазлар, кораллар куелган. Бу музейда булу, аның әйберләрен карау, алар турында тыңлау бездә чиксез горурлык хисләре уятты.

Менә шуның белән эскурсиябез тәмамланды. Алабуга шәһәренә сәяхәтебез бездә бары уңай тәэсирләр генә калдырды. Бик кызыклы булды, музейларда булып, үзебез өчен кирәкле мәгълүматләр тупладык. Ибраһим бине Мөхәммәт, кавалерист кыз Дурова, М.Цветаева Д.И.Стахеев һәйкәлләрен карадык, алар янында фотосурәткә төштек. Аларны без киләчәктә тарих, әдәбият дәресләрендә куллана алабыз.
Эскурсияне оештырганнары өчен сыйныфыбыз җитәкчеләренә, мәктәбебез администрациясенә зур рәхмәтәбезне җиткерәбез. Алабуга  безнең яраткан шәһәребезгә әйләнде. Ул - шундый матур, бай тарихлы шәһәр. Киләчәге дә матур булыр дип уйлыйбыз.

Йосыфова Илфира, Солтанов Ришат,

 6 нчы а сыйныфы укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев