17 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Төзелеш министрлыгы каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә тарифларны хәбәр итте
Күп фатирлы йортларда ул аена бер кешедән 71,95 сум, шәхси торакта яшәүчеләр өчен 78,05 сумны тәшкил итәчәк.
-
Беләзегем-йөзегем...
Адәм балалары бик борынгыдан металларның һәм ташларның тылсым көченә ия булуына ышанган. Бизәнү әйберләре ясаганда аеруча алтын, көмеш, ак алтын, тимер, бакыр һәм аларның эретмәләре киң кулланылган. Галим Николь Буря металлар турында менә нәрсәләр бәян итә.
-
Музыка дәвасы
Пифагор музыканың дәвалау сыйфатына бик зур әһәмият биргән. Ул күп кенә авыруларны үзе махсус язган композицияләр тыңлатып терелткән. Шулай ук ярсуны басу, адашкан күңелләрне савыктыру өчен махсус әсәрләр иҗат иткән. Пифагор җиде нота рәвешендә чагылдырылган һәр авазның төрле хисләр тудырырга сәләтле булуын ачкан.
-
Зәйнәб Фәрхетдинова: Илһам Шакиров татар җырын югары дәрәҗәгә күтәрде
Халык андый шәхесләрне онытмаска тиеш, диде мәшһүр җырчы.
-
Татарстан Республикасы җитәкчелеге Илһам Шакиров үлеме сәбәпле кайгы уртаклаша
Җырчы белән хушлашу чарасы 2019 елның 18 гыйнварында 11.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак.
-
Моңлы халыкның илһамлы баласы
Илһам Шакиров тормышының кайбер сәхифәләре.
-
Илһам Шакиров истәлегенә
Алар безнең, яңа бу заманның, Иң алдынгы сәнгать батыры - Шигърияттә Тукай, Музыкада Сәйдәш, Сәхнәләрдә Илһам Шакиров.
-
Энҗе кебек тешләр
Теш сызлавы - иң көчле авыртулардан санала. Әмма кайбер әти-әниләр балаларының тешләрен вакытында белгечкә күрсәтүне кирәксенми.
-
Рәмис белән Симәр (әкиятнең дәвамы)
– Сез башка уенчыларга тупны бирмисез, икәү генә уйныйсыз – бу дөрес түгел. Уенда барысы да катнашырга тиеш, –дип, Йомкай аларга күрсәтмәләр бирде. Шуннан соң Рәмис тупны аю малаена типте; Симәргә килеп җиткәч, ул тупны Рәмискә түгел, керпе малаена тәгәрәтте. Шәп уйнадылар. Бу уенда сакчылар тиз җиңелде, аларның бераз кәефе төште төшүен.Тик беркем дә үпкәләмәде, үртәшмәде. Яхшы уйнаганнары өчен, Рәмис белән Симәрне мактадылар.
-
Һәр бала сәләтле!
Психологлар раславынча, 6-7 яшьләрендәге теләсә кайсы бала сәләтле була ала. Әгәр дә беренче сыйныфта ук яхшы билгеләргә генә укымый икән, димәк, аны психологка күрсәтергә кирәк, диләр. Мөгаен, аның сәләте ачылмаган гынадыр?
-
Казанда узачак WorldSkills чемпионатына чит илләрдән 100 волонтер киләчәк
Чемпионатның волонтерлык хәрәкәтендә катнашырга теләүчеләрдән, Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән 14 меңнән артык гариза кабул ителгән.