Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Моңлы халыкның илһамлы баласы

Илһам Шакиров тормышының кайбер сәхифәләре.

Танылган җырчы Илһам Шакиров истәлегенә күп шагыйрьләр шигырьләр иҗат иттеләр. Шуларның кайберләре: Җырчыга шагыйрь сүзе

* Илһам Шакиров җырга-моңга бай Сарман төбәгендә, урман кочагында сыенып утырган  Яңа Бүләк авылында, иген игеп игелекле көн күреп яшәүче  Гыйльметдин белән Нуриәсма гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Теләнче Тамакта урта мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесына укырга керә. I курста башлангыч музыка белемен үзләштергәч, консерваториягә күчә. Студент елларында ук радио аша чыгышлар ясый, тамашачының йөрәгенә үтеп керердәй җырлары белән таныла.

 

* Илһамның әтисе Гыйльметдин авылның оста куллы бердәнбер тимерчесе була. 1937 елның караңгы бер төнендә аны алып чыгып китәләр. Шул китүдән әти кеше, алты баласын ятим итеп, мәңгегә югала.

 

* Ачлык, ялангачлык гаиләнең үзәгенә үтә. Кычыткан, алабута ашап, үзләре үргән чабаталарын күрше авылга алып барып, бәрәңгегә алмаштырып, курка-курка коелган башак җыеп, очын-очка ялгап яши алар. Нуриәсма апа балаларын аякка бастыру өчен бөтен көчен, сәламәтлеген кызганмый. Илһамның җырлау сәләте дә әнисе ягыннан икән.

 

 * Илһам мәктәптә бик яхшы укый. Ятлаган шигырьләрне бик матур итеп сөйли. Кирәк булса, җырлап та җибәрә. Сәхнәгә беренче тапкыр сугыш чорында Чыршы бәйрәмендә чыга. Сыйныфташлары аңа: «Син җырлаганда әнкәйләр елап утырдылар», – дигәч, Илһам бик уңайсызлана, «Болай да хәсрәтле әниләрне елатканмын бит»,  дип кайгыра.

 

* Язучы, галим, халык академигы Нәкый Исәнбәт болай дип язды: «Татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча зур мәхәббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров».

 

* Атаклы пианист, композитор, Мәскәү консерваториясе профессоры Александр Гольденвейзер 1959 елда Илһам Шакировның җырлавын Чайковский залында тыңлап таң кала һәм янәшәсендәге Нәҗип Җиһановка болай ди: «Какое чудо вы к нам привезли!»

 

* Илһам абый Шакиров бик күп укый. Аның өе тулы китаплар. Өстәлендә Тукай китабы һәрдаим тора. «Мин Тукай китапларыннан  сорауларыма җавап табам», – ди ул. «Халыкны моң белән дин тоткан. Шуны сакласак, татар халкы бетмәс», – ди Илһам Шакиров.

 

* Зур талантлы җырчы үзе дә көйләр яза. Ул – «Гөлмәрьям», «Очрашу җыры», «Идел буе каеннары» кебек үзенчәлекле ритмик көйләрнең авторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илһам шакиров

2
X