Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Энҗе кебек тешләр 

Теш сызлавы - иң көчле авыртулардан санала. Әмма кайбер әти-әниләр балаларының тешләрен вакытында белгечкә күрсәтүне кирәксенми.   

Зурларга елына ике мәртәбә теш табибына күренү җитсә, балаларны исә анда ешрак алып барырга киңәш ителә. Хәтта авырту сизмәсә дә.

Балаларда теш кариесы еш очрый. Ата-аналар еш кына сабыйларына юлда шикәрле чәй, баллы сулар эчертүне гадәткә кертә. Үсә төшкәч, баллы ризыклар ашарга яратуы, сагыз чәйнәве аркасында тешләре шикәр-бал белән каплана торган була. Ә бу, үз чиратында, кариес барлыкка китерә дә. Шулай ук стресс кичергән, хроник авырулы балаларның тешләре дә нык бозылучан. Вакытында дәваламасаң, ул тагын да катлауланырга - пульпит, периодонтит ише көчле авырулар китереп чыгарырга да мөмкин. Шуңа күрә сабыйларның сөт тешләрен дә дәваларга кирәк. Хәзер көмеш белән буяу, фторлы лак белән эшкәртү кебек дәвалау чаралары киң кулланышта.

Ике теше чыгуга ук чистартыгыз                 

 Тешләрне һәр көнне иртә һәм кич чистарту, ашаганнан соң авызны чайкау  мөһим. Сабыйның ике теше чыгуга аларны чистарта башларга кирәк. Чистартканда авыртмасын өчен бармакка киелә торган теш щеткасы кулланыла, аларны даруханәдән сатып алырга мөмкин.                                              

Тешләр сәламәт булсын өчен дөрес туклану мөһим. Балаларның көнлек  рационында, һичшиксез, кимендә 100 грамм эремчек һәм сөтле боткалар  булырга тиеш. Д витамины кергән балык ризыклары ашарга һәм күбрәк кояшта йөрергә киңәш ителә. Шулай ук яшелчә, җиләк-җимеш тә тешләргә файдалы. Баланың тешләре нык булсын дисәгез, иммунитетын кайгыртыгыз.

Иммунитеты көче балаларның тешләре дә ап-ак. Нык  һәм тигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев