Ил яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бүген тугызынчы сыйныф укучылары математика буенча БДИ тапшыра
Татарстанның 36 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы математика фәненнән мәҗбүри имтихан тапшыра.
-
«Тылсымлы сүз» VIII Бөтенроссия конкурсы дәвам итә
Балалар өчен массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Тылсымлы сүз»(«Волшебное слово») Бөтенроссия конкурсы дәвам итә. Гаризалар 1нче июньгә кадәр кабул ителә.
-
Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачак
Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә.
-
Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус интернет-радио эшли башлаячак
«Tатнетны үстерү фонды» Татарстанда белем бирү һәм мәдәни-агарту юнәлешендәге интернет-радио ачарга җыена. Аның исеме – «Белем радиосы». Радионың аудиториясе – балалар һәм яшүсмерләр булачак.
-
Казан укучысы Ташкентта узган олимпиадада алтын медаль яулады
Казанның 131нче лицееның 10нчы сыйныф укучысы Никита Перов Ташкентта узган химия буенча 56 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасында алтын медаль алды.
-
Татарстанда тарих, информатика һәм инглиз теленнән БДИ тапшырырга теләүчеләр арткан
Илсур Һадиуллин быел имтиханнарны 17 420 кеше тапшырачагын әйтте, шуларның 16 163 - быелгы чыгарылыш укучылары.
-
Донбасстан кайткан унтугыз укучы Татарстанда ОГЭ һәм БДИ тапшырачак
Донбасстан Татарстанга мәҗбүри күченеп кайткан унтугыз укучы республикада ОГЭ һәм БДИ тапшырачак.
-
Татар кызы Алсу Абдуллина – футбол буенча Англия чемпионы
Инглиз клубы өчен уйнавының беренче елында ук татар кызы Алсу Абдуллина Англия чемпионы була алды. Алсу – әлеге дәрәҗәгә ирешкән беренче Россия хатын-кызы!
-
«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе җиңүчеләре 30нчы майда игълан ителәчәк
30нчы май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең Гала-концерты узачак.
-
915 меңнән артык укучы табигатьне сакларга өйрәнде
«Укы.ру» платформасында Экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча онлайн-олимпиада тәмамланды, анда 1-6 классларда укучы 915 меңнән артык укучы катнашты.
-
Бөтенроссия балалар конкурсының муниципаль этабында Актаныш укучыларының өч эше сайланды
Актанышта 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар арасында "Полицейский Дядя Стёпа" Бөтенроссия балалар иҗат конкурсының муниципаль этабы үтте.
-
Пермьдә мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр
Татарстан Республикасыннан Олимпиадада Казанның Иннополис лицееннан, Казан (Идел буе) федераль университетының махсус уку-укыту үзәге-IT-лицееннан, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 145нче лицееннан барлыгы 11 укучы катнашты.
-
Казан егете татар җырлары башкарып Дельфия уеннарында җиңде
«Созвездие-Йолдызлык-2021» фестиваленең Гран-при иясе, Казан егете Инсаф Ганибаев Красноярск шәһәрендә үткән 2022 елгы Дельфия уеннарында вокал буенча алтын медаль яулады.
-
Татарстанда 8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче гаиләләргә май аенда яңа түләүләр билгеләнә
Түләү җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән, ягъни 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнәчәк.
-
Тукай премиясенең 2022 елгы лауреатлары билгеле
Тукай премиясе Ләбиб Лерон һәм Анатолий Егоровка бирелде