Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

915 меңнән артык укучы табигатьне сакларга өйрәнде

«Укы.ру» платформасында Экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча онлайн-олимпиада тәмамланды, анда 1-6 классларда укучы 915 меңнән артык укучы катнашты.

Илебез укучылары экологик белемнәрен арттырдылар һәм табигатьне сакларга өйрәнделәр. Онлайн-ярышта иң актив катнашучылар Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, Чиләбе, Кемерово өлкәләреннән, шулай ук Татарстан Республикасы укучылары иде.

 

«Олимпиадада катнашучылар саны елдан-ел арта бара, бу бик мөһим. Балалар экосистемаларның ничек оештырылуын, табигатьне ничек дөрес итеп сакларга, аның ресурсларын югалтмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тели. Калининградтан Камчаткага кадәр кешеләрне берләштерүче фикердәшләр клубы төзелә. Конкурста үз көчләрен сынап караучыларны шәхси нәтиҗәләре белән котлыйм һәм Олимпиадада катнашучылар алга таба нинди генә юл сайламасын, табигатькә сак караш аларда мәңгегә сакланыр дип ышанам», - дип ассызыклады Россия Табигать министрлыгы башлыгы Александр Козлов.

 

Укучылар урманда үз-үзеңне тоту һәм урман янгыннарын булдырмау кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр, шулай ук хайваннар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Тәкъдим ителгән биремнәрдән балалар генетиканың төп принциплары, шулай ук теге яки бу хайванның яшәү тирәлеге турында белә алдылар.

Статистика күрсәткәнчә, күпчелек мәктәп укучылары янгыннарны булдырмый калу һәм урманны саклау, табигатьтә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен белә. Мондый биремнәрне 1-6 сыйныф укучыларының 55% тан артыгы үтәде. Ә менә табигый күренешләрнең сәбәпләре һәм ресурслардан рациональ файдалану турындагы сорауларга катнашучыларның 41% һәм 25% ы җавап бирде.

 

«Олимпиада биремнәре «Экология» милли проектының төп юнәлешләрен исәпкә ала, алар: урман янгыннарына каршы көрәш һәм хайваннарның сирәк төрләрен саклау.

Балаларга кеше һәм табигатьнең бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән булуын күрсәтү – безнең мөһим бурычыбыз. Әгәр мондый эшне даими үткәрсәк, бүгенге мәктәп укучылары бөтенләй яңа фикерләү төре – экологик фикерләүне үзләштерәчәк, бу аларга күп кенә хаталарны булдырмаска һәм туган як табигатен сакларга ярдәм итәчәк», — дип шәрехләде «Милли приоритетлар» коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры София Малявина.

 

Экология буенча онлайн-ярыш «Укы.ру» платформасында икенче тапкыр узды. Узган ел анда 820 меңнән артык укучы катнашкан, бу юлы катнашучылар саны 100 меңгә артык.

 

«Балачактан экологик фикерләүне үстерү мөһим. Шуңа күрә без мондый инициативаларны беренче ел гына уздырмыйбыз. Безнең курслар, онлайн-олимпиадалар һәм башка эшчәнлек үсеп килүче буында табигатькә аңлы караш формалаштыруга юнәлтелгән», – дип уртаклашты «Укы.ру» онлайн-платформасының генераль директоры Илья Паршин.

 

Олимпиаданың биремнәре балаларны әйләнә-тирә дөнья һәм экология темаларын алга таба өйрәнүгә җәлеп итү, табигать турында кайгырту теләге тудырырлык итеп эшләнгән. Укытучылар һәм ата-аналар мондый башлангычларның балалар өчен файдалы булуы хакында әйтә: бала, кагыйдә буларак, шунда ук алган белемнәрен көндәлек тормышта куллана башлый.

 

«Балалар экология белән күбрәк кызыксына башлады. Әйтик, күпләр инде хәзер үк бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан баш тарта һәм үз төбәгендә яшелләндерүдә һәм җыештыруда ярдәм итәргә тели», - дип уртаклашты олимпиадада катнашучыларның педагоглары.

 

Олимпиадада катнашу өчен махсус белем таләп ителми: әгәр укучы дөрес җавап бирмәсә, сорауга аңлатманы һәм дөрес җавапны белә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X