Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Рәмис Латыйпов әйтсә – шәп әйтә!

Әлмәттән Диана Фәрхетдинова «Алтын каләм» фестивалендә булып кайткан. Журналист Рәмис Латыйпов белән очрашу бик ошаган аңа. Әлеге мастер-класста әйтелгән шәп фикерләрне безгә дә язып җибәргән Диана.

Рәмис абыйны белмәүчеләр аз. Ул журналист буларак 1998 елда Эфир каналында эшли башлый. Үзен ул кечкенә чактан ук журналист итеп күргән. Ә инде хәзерге вакытта ул “Татар-информ”, Интертат сайтының, “Атна вакыйгалары” газетасының баш мөхәрирре.

Үземнән шуны дә әйтеп үтәсем килә: Рәмис Латыйповның тормыш тәҗрибәсе төрле кызык вакыйгаларга бай, ә аның безнең белән гади телдә сөйләшүен тыңлау тагын да рәхәт!

“Интертат” сайтының баш мөхәррире мастер-классны шундый фикер белән башлады: “Журналист өчен иң әһәмиятле бер әйбер – яңалыкны күрә һәм җиткерә белү”.

Моннан чыгып, Рәмис абый шулай ук кызык нәрсә әйтте: “Мәсәлән, сезгә лекция укыдылар, аның бетүенә сез бер җөмлә белән генә нәрсә сөйләгәннәрен яза алырсызмы? Алсагыз, димәк: а) сез яхшы тыңлагансыз, б) сөйләүче кеше сезгә яңа белемне җиткерә алган.”

Рәмис абый очрашуның азагында нәкъ шуңа карата барыбызга бирем бирде: аңа 10 минут эчендә бер җөмлә язып җибәрергә. Аларны ул укып бетергәч, безнең тарафтан ошаткан җөмләгә тавыш бирү булды. Тавыш күп җыела икән, димәк, андый темага мәкаләгез укучыны кызыктыра ала.

Икенче һәм иң мөһим тезисларның берсе – яңалыкның формуласы. Уңышлы һәм укыла торган мәкаләне бастырырга уйласагыз, язмагызның башына иң әһәмиятлесен язарга кирәк, ә инде азрак әһәмиятлесен аска урнаштырырга була. Аскы ягын ябып укып карасагыз, язманың мәгънәсе нык үзгәрмәсә, димәк, дөрес урнаштыра алгансыз!

Өченче сыйфат – чын журналист бик батыр һәм кыю булырга тиеш, ансыз ул журналист була алмый! Иң мөһиме – сорау бирергә һәм үз сүзеңне әйтергә курыкмаска. Эшкә урнашырга барган очракта да, курыкмыйча “Сездә эшлисем килә!” – дип әйтегез, менә шул чакта сезне һичшиксез эшкә алачаклар!

Дүртенче басым – күргән вакытта атарга кирәк! Нәрсәдер сезгә кызык итеп күренсә, башыгызга фикер килә икән алыгыз да языгыз! Яңалыгыз бар икән, төрмәгә ябып куйсалар да, язарга кирәк!

Бишенче – гади тел куллану. Үзара аралашкан вакытта без гади генә сөйлибез, ә язарга чират килгәч, матур әдәби сүзләр кертергә яратабыз, әмма бу укучыларны тартмый. Халыкка ясалма телдә язылган мәгълүмат кирәкми. Язмаларны аңлашылмаган сүзләр белән тутыру да башкаларны кызыктырмый, ә катлаулы конструкцияләрегезне кеше бөтенләй күрмәс.

- Дусларыңа язмаңны күрсәттеңме?

- Юк, аларга бу кызык түгел.

- Шулай булгач, кем моны кызыкка санасын?

Алтынчы – бомба шикелле шартларга әзер бул! Чын журналист атом бомбасы сыман шартлый, ләкин бөтен җирдә “мин шундый” – дип әйтергә кирәкми, сине алар үзләре белергә тиеш. Шулай ук әллә нинди премияләр, дипломнар сине бомба сыман шартлатмый, син үзең генә, шартлауны бары тик син үзең генә булдыра аласың.

Сүземне йомгаклап, Рәмис абый Латыйповның сүләреннән тагын бер өзек язасым килә: “Журналист – ул бик күп профессия вәкилләренең тормышын һәм башкалар өчен ябык дөньяны ачучы сирәк һөнәр иясе!”

Диана Фәрхетдинова, Әлмәт.

Тавыкка мәдхияРәмис Латыйпов

Кыш бабайга хат язсам, нәрсә сорар идем икән? - Рәмис Латыйпов

Җәйдә оҗмах төсмерләре бар...Рәмис Латыйпов

Тормыш буРәмис Латыйпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев