Җәйдә оҗмах төсмерләре бар...
Җәйдә оҗмах төсмерләре бар дип тик торганда гына әйтмәгәннәрдер инде.
Фасылы дип әйтә иде әбиләр. Фасыл дип язсам, дөрес түгел дип әйтерсез дип уйладым.
Әй матур инде җәй! Теләсә нәрсә әйтегез сез шунда кыш матур дип. Җәйгә җитми инде. Кышны макта, җәйдә тор.
Кыш корсаклары бик озын бит ул. Ул инде сентябрь уртасында тормыш туктала. Апрель уртасына кадәр! Әйбәт ел булып, яңгыр яумаса да, көзен барыбер бернинди хәрәкәт юк. Бар да тукталып кала. Берни үсми, берни селкенми. Котырган эт кебек ябышкан җилдән башка берни дә юк.
Ә җәй! Җәйгә җитәме соң. Бер карыйсың – бар да сап-сары. Кәрәзле телефон каланчасы шикелле чәчәк сабагы белән Үги ана яфраклары өскә үрмәли, ручка пастасы сабы шикелле куыш саплы тузганаклар. Бер карыйсың – ап-ак. Тузганаклар да ап-ак, меңьяфраклар чәчәк аткан, шомырт, алма, чия. Бер карыйсың – тагы сарылы-аклы – сары чәчәкләр баскан дөньяны. Аннары – зәңгәр кыңгыраулар. Әллә нинди хуш исләр килә.
Быел печән елы. Адәм биеклеге булып үскән кындыраклар, болын йончасы, берьеллык йонча, ерып чыгарлык түгел. Шул печән арасында, ялкау гына күшәп кара сыер ята. Зур телен әле бер, әле икенче борынына тыгып, ялап яла – бик тәмле ахыры. Исе дә китмәде мине күргәч. Печән арасында кәҗәкәйләр дә зур булып күренә – колак очлары гына күренеп тора. Ашарга үлән шулхәтле күп, үзе үсеп авызына кереп тора малларның.
Кеше кулы тигән урыннарда – кычыткан һәм аның иярченнәре – сукыр кычыткан да, әрекмән, балтырган һәм аның туганнары. Су буенда балтырган, чәчәк атмый калдырган. Балтырганның хәлли-хөллирәк формасында – сәрдә. Лайт-балтырган дияр идем. Сныть инде. Бер сәрдә өстендә май коңгызы утыра. Адашкан сандугач түгел инде, адашкан май коңгызы. Июльнекенә әверелгән.
Аннары кеше кулы тигән урында әрем үсә. Әрем – авыл символы. Авылда яшәгән кеше исен һәм тәмен тоймый калмый. Беләсең инде яман икәнен, әмма иснәп карыйсы килә шуны.
Шайтан таягы. Какы аннары. Какы каткан инде, сары чәчәкләре белән болынны ямьләп утыра. Кычытканның шундый үзлеге бар аның – адәм баласын ярата. Кеше кулы тигән урында үсә ул. Болынга кеше тимәсә, анда кычыткан булмый. Кайчан да булса берәрсе килеп актарып китсә, шунда кычыткан чыга. Чыга да чага. Болынга тигән өчен шулай үч ала. Кем дә булса җавап бирергә тиештер бит инде табигатькә тигән өчен.
Тау битендә үлән азрак. Анысын сары чәчәк (айлы чәчәк) сырып алган. Аны ялгыш ромашка дип атыйлар. Әмма нивяник обыкновенный ул башка гаиләдән, ә ромашка – кашкарыйлардан. Безнең герб чәчәге инде. Ромашканың яфрагы укропныкы кеби була, ә айлы чәчәкнеке – бик нык ябык имән яфрагы сыманрак. Аннары тау битендә ала миләүшә инде. Татарлар өчен бу чәчәк миләүшә, ә руслар өчен Аня. Анютины глазки. Болын канәфере аннары. Анысын сәгать чәчәк дип йөри идек, шуңа карап сәгатьне белеп була имеш дигән ышану бар иде. Чөнки аның сәгать теле кеби уклары бар. Алар йөреп торган шикелле чыннан да. Аннары болын борчагы инде. Сап-сары, шәп-шәмәхә – кайсы күбрәк ошый. Бармак башы кадәр төклетуралар көчкә очып йөри.
Болын яраны аннары зәп-зәңгәр булып утыра. Бездә яран үсми дип кайгырасы да юк. Монысы да бик матур.
Чыпчык кузгалагы үсә тагын анда-санда. Элек анысы ашарга яраклы үләннәрдән чутлана иде. Хәер, элек кайрысы каезланган тал ботагын да чәйни идек. Баллы шикелле иде шул. Кайрысына тел тиеп киткәнче).
Аннары сары мәтрүшкә инде. Ул да бик юмарт чәчәк. Җәй буе болынны ямьләп утыра ул. Бик тырышып чәчәк ата.
Анда санда кутыр үләне (короставник) кукраеп утыра. Ул бик үзенчәлекле, аерым-аерым үсәргә ярата. Интроверт. Менә болын кәҗәсакалы - козлобородник луговой, сары чәчәкле, анысы бергә үсә. Оешып үсә торган дала җитене – марҗа башмагы бар әле. Льнянка. Чәчәге сары һәм кызыл-сары. Кырыенең тотып кыссаң, авызын ачкан дию пәрие шикелле. Кзк.
Кызыл тукранбаш белән үрмәле тукранбаш чиратлашып тезелгән. Кызылы биек булып үсә, тегесе тәбәнәк. Кызылының чәчәгенең тартып алып, шуның суыра идек бала чакта. Баллы була ул. Ә агы андый түгел. Саран.
Берсен дә өзмәдем. Болын чәчәкләре тиз үлә. Болай да озак яшәмиләр. Мондый рәхәт тормыш кайчан килгән әле ул болынга? Аны бит һәрвакыт чабып торалар иде. Анда үлән үсә дә алмый чабыла иде. Ә хәзер!!!
Дөнья гел үзгәреп тора. Менә бер унбиш ел элек дөньяны күбәләк баскан иде. Кычыткан күбәләге дә кәбестә күбәләге иде. Кәбестә күбәләген без кскартып, кәби күбие дип йөри идек. Җайлы бит шулай. Менә шул кәби күбиләре юк инде. Аның каруы дөньяны зур кошлар басты. Ябалак. Козгын. Карчыга. Кеше бит хәзер чеби асраса да яхшук бикле урында тота. Ә элек саклыйсы иде чеби-бәбкәләрне. Аннары кеше үзе дә рәхимсез рәвештә тота иде табигатькә каршы. Ә хәзер тиктомалга карга оясын туздырган малайлар юк. Һәм дөресен генә әйткәндә, малайларның да тал башларына менәсе бер дә килеп тормый. Инстаграмда утыруы рәхәтрәк.
Кеше дә үзгә – тик торганда кош аткан аучыны каһәрлиләр. Менә алар үрчегән дә инде. Козгын инде өченче ел зирек башына менеп утыра да эшләгәнне карап тора. Вакыт-вакыт корыйңк-корыйңк дип куя. Аннары тагын карап утыра. Эшләгәнне карап утыруы рәхәт микәнни ул? Равил Шәрәфиевне тик торганда гына козгын ролен башкарырга куймаганнар инде театрда. Зиректә утырган ул козгын нәкъ менә шул Равил Шәрәфиев формасында инде, галстугы гына җитми.
Елгада каз була иде борынгы заманда. Хәзер алар юк. Аның каруы үрдәк белән челән. Изге урын буш тормый. Ә менә сап-сары казаяклар – лютиклар беркая да китмәгән.
Коры елгада ас пәйда булган. Минем күргән юк. Күрше Ильяс күрдем ди. Булыр-булыр. Мин үзем чәшке күрдем, чаптырып бара иде елга буйлатып.
Балык калмаган елгада. Ни гаҗәп анысы – белмим. Ә менә сандугачлар мыжлап тора. Кадак кеби озын томшыкларын сузып, ялт-йолт каранып тора да алар, очып китәләр. Аннары кырланнар бик күп. Алары бераз сәеррәк тагы – оясы янына килсәң, кыркыр килә башлыйлар. Минем оям монда дип мактануларыдыр инде. Ә оялары кул сузымында гына аларның. Аннары исләре дә китми оялары янына төшәләр дә зур сары авызлы балаларын ашата башлыйлар. Җидешәр суалчан була авызларында әнкәләренең. Рас-рас кына шул суалчаннарны балаларының авызларына төртеп кертәләр, аннары балаларының ак төстәге тизәкләрен авызларына алалар да очып китәләр: оя тирәсен пычратырга ярамый.
Алагаем зур әрекмән яфракларында – әкәм-төкәмнәр. Нишләп яталардыр алар анда. Тик яталар. От улитки станет мир светлей дигән җыр бар бит. Ятсыннар инде шунда, рас дөньяны яктырталар икән.
Җәен күкләре дә биек була бит аның. Кышын кул сузымында гына. Шул зәп-зәңгәр күктә кырыйлары куерып торган ап-ак болытлар. Шул болытлар өстендә тагын бер тормыш бар кебек иде бәләкәй чакта. Ә шул зәңгәр күктә яртылаш кисеп куелган Сулугуни сыры кеби Ай.
Кәлтәләр дә үзгәргән. Элек шулкадәр күп түгел иде кебек. Хәзер бәләкәй динозавриклар кайда гына юк – елт-елт вак-вак таякчыклар шикелле йөгерешәләр.
Суда кондызлар. Ел саен буаларының урынын үзгәртеп торалар. Су күсесе алар артыннан ияреп йөри. Китә кондызлар, буа урыны кала, шунда су күсесе пәйда була. Ә су кырыенда – саз күгәрчен күзе. Незабудка болотнаялар. Бер биш минут селкенми басып торсаң, теге су күсесе чыга да, шул саз күгәрчен күзен алып, керт-керт ашый да, тагын суга төшеп китә.
Бака баскан дөньяны. Башта кап-кара булып су эчендә чукмарбаш булып яшәп яттылар. Аннары алар судан чыкты, ә суда яшел бака ефәге. Анысы боларның туеннан калган яшел фатадыр инде. Бака сайраудан ким куймый ул кошлардан. Аның кайбер профессионаллары сандугачка биргесез. Куа-куа, бакакка, куа-куа дип сузып торалар да, ашыгып-ашыгып “радик-радик” дип тә әйтеп алалар. Алай ук түгелдер инде, колакка шулай ишетелә.
Рәмис Латыйпов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев