Мәскәү татарлары штабында Рөстәм Ямалеев тарафыннан Коръән ашлары еш уздырыла. Тик бу айдагы Коръән ашы башка вакыттагы мәҗлесләрдән бераз аерыла, чөнки ул изге Мәүлид аена туры килде. Димәк, бу мәҗлеснең мәгънәсе, эчтәлеге һәм кыйммәте безнең өчен аеруча мөһим!