Көмеш кыңгырау

Балаларга да ураза тотарга ярый

Балигъ булмаган балага ураза тоту фарыз түгел.

Мөхәмәмд пәйгамбәр әйтте: «Өч кешенең кылган гамәлләре гамәл дәфтәренә язылмый: акылсыз кешенең гамәле акылына килгәнче, йоклаучы кешенең йокысыннан уянганчы һәм сабый баланың балигъ яшенә җиткәнче» (Әбү Давыд).

Бала балигъ яшькә җитсә генә аңа Рамазан аенда ураза тоту фарыз була. Кеше балигъ яшькә төрлечә җитә. Бу аның организмына бәйле. Гадәттә кыз балалар 13-14, ә ир балалар 14-15 яшьтә балигъ була. Шуңа да карамастан, бала начар һәм яхшылыкны аера ала торган яшькә җитә икән, аңа ураза тота башларга мөмкин. Ата-аналар, кечкенәдән ияләнсеннәр дип, ун яшькә җиткән балаларына ураза тотарга өйрәтә башлыйлар. Баштарак аларга азрак ташлама ясарга мөмкин: иртәнге ашны соңрак ашатасың яки кичкесен иртәрәк бирәсең.

Әти-әниләргә балаларына ураза турында сөйләргә киңәш ителә. Балага уразаны 1-3 көн тотса да була.

Уразаның тәэсире көчле. Балалар ач калган фәкыйрьләрнең хәлен, кечкенәдән Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне аңлый.

Онытмасак иде:

 Бу айда безнең күзебез дә, колагыбыз да, телебез дә, йөрәгебез дә ураза тота;
Ихластан ураза тотучының йөрәге тәкәбберлектән, көнчелектән, икейөзлелектән, ачудан пакь булыр;

Ураза тотучы фәхеш сурәтләр, бозык фильмнар карамас, гайбәт, ялган сүзләр сөйләмәс һәм тыңламас, кешеләр белән тарткалашмас һәм кешеләрне тиргәмәс.

Аллаһның рәсүле (с.г.в.) әйтте: «Әгәр дә берәрегез ураза тотса, бозык сүзләр сөйләмәсен һәм кычкырышып йөрмәсен. Әгәр дә аны берәрсе сүксә: Мин ураза тотамын, – дисен».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: