Бәйгеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Могҗиза көткәндә» фотобәйгесе: редакция билгеләгән җиңүчеләр
«Могҗиза көткәндә» фотобәйгесендә редакция фикере буенча сыйфатлы, кызыклы, сюжетлы дип табылган фотолар билгеләнде. Алар шулай ук Җиңүче дипломына ия булачак.
-
"Инновацияле конструкцияләрне төзи белүче мәктәп укучысы" бәйгесе
22 мартка кадәр мәктәп укучылары һәм студентлар "Инновацияле конструкцияләрне төзи белүче мәктәп укучысы" бәйгесенә гариза тапшыра ала.
-
«Могҗиза көткәндә» фотобәйгесенә йомгак ясалды
КОТЛЫЙБЫЗ! Декабрь аенда сайтта барган «Могҗиза көткәндә» фотобәйгесенә йомгак ясыйбыз, дуслар! Тавыш бирү (лайклар) буенча унлыкка кергән фотолар буенча «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасының җиңүче дипломнары җибәреләчәк. Ә җиңүчеләр исемлегенә керә алмаган, тик уңышлы дип табылган фотоларны газетабызның бәйрәм алды санында күргәнсездер инде. Редакция фикере буенча сыйфатлы, кызыклы, сюжетлы дип табылган фотолар аерым номинациядә билгеләнәчәк. Әлегә бу исемлекне игълан итми торабыз:).
-
«Репост яса һәм автографлы китап от!» акциясе дәвам итә
Дуслар! «Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас» дигән безнең зирәк бабаларыбыз.Әгәр дә сез дә китапны иң кадерле бүләк саныйсыз икән, безнең ай саен булачак акциябезгә кушылыгыз. Бу юлы без танылган шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың «Яшәр өчен килдем» исемле беренче проза китабын һәм «Сабантуй балкышы» исемендәге Вера Хәмидуллина белән берлектә язылган русча-татарча китабын уйнатабыз.
-
“Иң яхшы шигырь”, “Иң яхшы әкият” бәйгеләренә йомгак ясалды
Ел дәвамында газетабызда “Иң яхшы шигырь”, “Иң яхшы әкият” бәйгеләре барды. Аларга нәтиҗә ясар вакыт та килеп җитте. Җиңүчеләрнең дипломнары хуҗаларына “юл тотты”.
-
Ребуслар бәйгесе «Тел дигән дәрья бар..»
Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар».. Дуслар, бездә яңа бәйге! Кемнәр туган теленең энҗе-мәрҗәнгә тиң сүз хәзинәсен сакларга тели- кушылыгыз! Шартыбыз гади: акыллы гыйбарәләр, хикмәтле сүзләр, мәкаль-әйтемнәрне ребус итеп бирергә кирәк.
-
Репост яса һәм Яңа ел бүләге от!
Дуслар!Тиздән Яңа ел бәйрәме.Балаларны сөендерү өчен менә дигән сәбәп! Бу юлы без кулдан эшләнмәләр ясарга яратучы балалар өчен сувенир уйнатабыз.Әлбәттә, автографлы балалар китабы да сезнеке булачак. Моның өчен бары тик ике шартны үтәү зарур.
-
«Могҗиза көткәндә» фотобәйгесе
Сайтта тавыш бирү (лайклар) буенча унлыкка кергән фотолар «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасының җиңүче дипломына ия булачак, иң уңышлы фотолар шулай ук газета битләрендә урын алачак.
-
Ребуслар бәйгесе
«Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар». Дуслар, бездә яңа бәйге! Кемнәр туган теленең энҗе-мәрҗәнгә тиң сүз хәзинәсен сакларга тели- кушылыгыз!
-
«Без ул -дөнья!» медиабәйгесе
Медиаконкурс темалары: «Без яшьләр, без төрлеләр», «Минем тамырларым», «Татарстанның мәдәниятара полотносы», «Дөреслек посты», «Мин дөньяны ничек күрәм», «Хәзинә яки традиция», «Тормышымда комикс», «Мин нәрсә телим».
-
"Тылсымлы каләм - Волшебное перо" фестивале узды
Бүген Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә "Тылсымлы каләм- Волшебное перо" төбәк әдәби фестивале узды. Фестиваль "Проза", "Поэзия", "Публицистика" мәйданчыкларында башланып китте. Нәкъ шул юнәлешләрдә каләм тибрәтүче балалар, яшүсмерләр һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр үз иҗат җимешләрен мәртәбәле жюри игътибарына тәкъдим иткән иде.
-
«Шәвәли маҗаралары» конкурсына нәтиҗә ясалды.
15нче ноябрь көнне Чаллы шәһәренең 12нче санлы туган якны һәм татар әдәбиятын өйрәнү китапханәсендә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе лауреаты, “Почет Билгесе “ ордены кавалеры, Г.Х.Андерсен исемендәге Халыкара Почетлы диплом иясе, Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган «Шәвәли маҗаралары» конкурсын йомгаклау кичәсе узды.
-
«Көзнең күңелле мизгелләре» бәйгесе йомгаклары
Дуслар! «Көзнең күңелле мизгелләре» фотобәйгесенә йомгак ясыйбыз.1 нче урынны яулаган фото газетабызның беренче битендә урын алачак. Сайтта тавыш бирү буенча беренче бишлеккә кергән фотолар бәйге нәтиҗәләре ясалган сәхифәбезгә кертеләчәк. Җиңүчеләр (1-3 нче урыннар) "Көмеш кыңгырау" республика балалар газетасының дипломына ия булачак. Барлык катнашучыларга ( нигезләмә шартлары үтәлгән очракта) электрон варианттагы сертификатлар тапшырылачак.Исемлекне карап чыкканнан соң, хаталар күрсәгез, өстәмәләр кертергә кирәксә, вконтактедагы төркемебездә безнең белән элемтәгә керүегез сорала.
-
«Репост яса һәм автографлы китап от!»
Дуслар! «Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас» дигән безнең зирәк бабаларыбыз.Әгәр дә сез дә китапны иң кадерле бүләк саныйсыз икән, безнең ай саен булачак акциябезгә кушылыгыз. «Репост яса һәм автографлы китап от!»
-
«Табигать һәм без» республика бәйгесе
«Яшә, Чыршы!», «Мин - ЭКОволонтер!», «Табигатьне бергә саклыйк!». «ЭКОобъектив», «ЭКО-остаханә»- сезнең иҗади эшләрне көтә!