29 март 2021 яңалыклары
-
«Тукайга хат» яз һәм иҗади бәйгедә катнаш!
Быел Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан безнең сайтта видеолар һәм рәсемнәр бәйгесе үтте. Бәйгенең өченче номинациясе дә бар.
-
Татар фигуристы Александр Галләмов парлы бию буенча дөнья чемпионы булды
Чыгышы белән татар булган фигурист Александр Галләмов фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында парлы бию буенча алтын медаль яулады.
-
Татарстанда Туган телләр елы уңаеннан олимпиадалар һәм флешмоблар үтәчәк
Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын билгеләп үтүнең киңкырлы планы төзелгән. Ул үз эченә күптөрле чараларны, шул исәптән олимпиадалар һәм флешмобларны да ала. Бу хакта Мәгариф министрлыгының милли белем бирү идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.
-
Чаллыда “Туган тел – минем белән дус бул” бәйгесе үтте
Безгә бу хакта 52нче “Әкият” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Кадрия Габдрахманова яза.
-
Чаллы театрының яшь артисты Винер Фәйзуллин «Тантана» театр премиясенә лаек булды
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Винер Фәйзуллин «Дебют» номинациясендә «Тантана» театр премиясен алды. Ул әлеге премиягә «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектаклендәге Артур Вафин роле өчен лаек булды.
-
1нче апрельдән балаларны яңа кагыйдәләр буенча беренче сыйныфка кабул итү башлана
Быел беренче сыйныфка балаларны кабул итү яңа кагыйдәләр буенча, "Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алуга кабул итү тәртибен раслау турында" N458 Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә узачак.
-
ZAMAN Татар блогинг мәктәбе 24-26 апрельдә татар яшьләрен җыя
2021 елның 24-26 апрель көннәрендә «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак.