Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын билгеләп үтүнең киңкырлы планы төзелгән. Ул үз эченә күптөрле чараларны, шул исәптән олимпиадалар һәм флешмобларны да ала.
Бу хакта Мәгариф министрлыгының милли белем бирү идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.